Әниләр сәламәт булсын, бәбиләр туып торсын!
Россия Сәламәтлек саклау министрлы 2- 8 март көннәрен йөклелеккә җаваплы караш атнасы дип игълан итте.
Йөклелек – хатын-кыз тормышында мөһим этап, аңа алдан ук әзерләнергә кирәк!
Балага узгач, йөклелек – үзеннән үзе, үз агымы белән бара дип уйлау хаталы фикер. Чынлыкта исә, йөклелеккә дөрес әзерләнү һәм табибларда күренеп тору – сабыйны көтү тәҗрибәсен тамырдан үзгәртергә, йөклелекне тыныч һәм шатлыклы үткәрергә мөмкинлек бирә. Нәрсәдән башларга?
1. Планлаштыру. Хатын-кызлар өчен гинеколог һәм ир-атлар өчен уролог консультациясе балага узганчы сәламәтлекне бәяләргә һәм кирәк булганда дәваланырга ярдәм итәчәк.
2. Сәламәт яшәү рәвеше. Начар гадәтләрдән баш тарту (алкоголь куллану, никотинлы продукция һәм электрон тәмәке тарту), баланслы туклану һәм уртача физик активлык – әни һәм сабый өчен сәламәтлек нигезе.
3. Җенси гигиенаны үтәү (шәхси гигиена, партнер сайлауга җаваплы мөнәсәбәт, контрацепция).
4. Даими тикшерүләр. Билгеләнгән вакытта табибка бару булачак әни һәм сабыйның сәламәтлегенә карата теләсә нинди нечкәлекләрне вакытында күрергә һәм төзәтергә мөмкинлек бирә. Репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен репродуктив яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызларда диспансеризация узу.
5. Мәгълүматлылык. Сабыйның ничек үсүе һәм ана организмы белән нәрсә булуы турындагы белем борчуны бетерә һәм дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итә.
6. Йөклелекне дөрес планлаштыру. Хатын-кызга йөклелекне планлаштырганда организмдагы барлык дефицитларны тулыландырырга кирәк, ул уңайлы узсын һәм сәламәт бала тусын өчен.
Үзегезнең сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, табибларда вакытында күренегез. Әниләр сәламәт булсын, бәбиләр туып торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев