Балалар нигә симерә?
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл
Бүгенге көндә артык тән авырлыгы һәм симерү-балалар һәм яшүсмерләрдә иң киң таралган күренеш. Эндокрин тайпылышлар мәктәп укучылары арасында 25-30% ка җитә. Бигрәк тә кече яшьтәге балаларда артык тән авырлыгы очракларының арту тенденциясен билгеләп үтәргә кирәк.
Балаларның тән авырлыгы нормадан югары булу нәрсәдән барлыкка килә?
Беренчедән, сәламәт булмаган туклану: яшелчә, җиләк-җимеш, ярма, чикләвек һәм балык аз кулланганда май һәм шикәр күп булган югары калорияле азык куллану.
Икенчедән, хәрәкәтсез яшәү рәвеше: физик активлык җитмәү, утырып яшәү рәвеше, компьютер уеннары һәм телевизор карау белән мавыгу.
Өченчедән, генетика ягыннан: артык авыр яки симергән туганнары булу балаларда симерү куркынычы арттыра.
Дүртенчедән, психологик факторлар: стресс, депрессия һәм эмоциональ артык ашау авырлыкны арттырырга ярдәм итә ала.
Бишенчедән, эндокрин һәм метаболик авырулар: калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылу, инсулинга каршы торучанлык һәм башка гормональ дисбаланслар.
Сәламәтлеккә йогынтысы
Балачакта симерү кайбер җитди медицина проблемалары белән бәйле:
Метаболик тайпылышлар инсулинга каршы торучанлык, икенче типтагы диабет, липид һәм пурин алмашы бозылу. Йөрәк-кан тамырлары авырулары артериаль гипертония, атеросклероз.
Остопедик проблемалар : остеоартрит, буыннар авыртуы.
Гастроэнтерологик тайпылышлар : үт куыгы эшчәнлегендәге тайпылышлар, бавырның авыруы, гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы.
Психологик проблемалар: депрессия, борчулы тайпылышлар, социализация проблемалары.
Балаларның симерүен профилактикалау яшәү рәвешен үзгәртүгә һәм балаларның сәламәт үсүе һәм үсеше өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән чараларны үз эченә ала. Кыскасы, калорияне чикләргә, физик күнегүләрне арттырырга кирәк. Балаларның уен мәйданчыклардагы спорт корылмаларын да буш томаска, даими рәвештә эшә җигәргә кирәк.
Район үзәк хастаханәсенең матбугат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев