Саба таңнары

Сабинский район

18+
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Белгечләр грипп һәм ОРВИ турында: «Әлегә грипп белән авыручылар аз, ләкин бу башы гына»

Республикада грипп, кызамык, пневмококк һәм кызылчага (краснуха) каршы прививка ясау кампаниясе дәвам итә.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында табиблар укучылар арасында вирус йоктыру очраклары арту сәбәпләрен, Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр баланы ничек сакларга һәм ни өчен әле дә прививка ясатырга соң түгел икәнен аңлаттылар.

Белгечләр грипп һәм ОРВИ турында: «Әлегә грипп белән авыручылар аз, ләкин бу башы гына»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Авыру баланы мәктәпкә яки балалар бакчасына җибәрү – авырулар санының артуына китерә»

27 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр республикада грипп һәм ОРВИ белән авыруның 10 044 очрагы теркәлгән. Бу алдагы атнага караганда 8,7 процентка күбрәк. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда исә күрсәткеч 18 процентка түбәнрәк.

Хәзерге вакытта иң еш авыручылар – 2 яшькә кадәрге балалар һәм 15 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Ә менә 7–14 яшьлек мәктәп укучылары арасында авыру очраклары сирәгрәк күзәтелә, һәм моның сәбәбе бар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Мәктәп укучылары сирәгрәк авырды, чөнки алар көзге каникулда иде. Каникуллар тәмамлангач, коллективлар яңадан формалаша, балалар мәктәпкә кайта. Шуңа күрә бу категориядә авырулар саны аз гына артачак», – дип сөйләде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Каникуллар тәмамланды, димәк, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар яңадан эшли башлаячак. 1 сентябрьдән башлап, фильтрлар аша узмаган 7036 бала дәресләргә кертелмәгән.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Фильтрлар, әлбәттә, эшли, ләкин әгәр бала йөткерә яки температурасы күтәрелгән булса, аны өйдә калдырыгыз. Авыру баланы мәктәпкә яки балалар бакчасына җибәрү – авырулар санының артуына китерә», – дип өстәде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.

Любовь Авдонина ассызыклаганча, фильтрлар өлкәннәр эшләгән коллективларда да мәҗбүри. Эш бирүчеләргә эш көне башланыр алдыннан хезмәткәрләренең сәламәтлек хәлен тикшерү кирәк.

«Грипп очраклары артачак»

Бүген республикада әйләнештә булган респиратор вируслары арасында грипп белән бәйле булмаган вируслар – коронавирус һәм риновируслар өстенлек итә. Шулай да, инде грипп очраклары да теркәлә башлаган. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә билгеләп үткәнчә, хәл әкренләп үзгәрәчәк.

«Грипп очраклары әкренләп арта башлады. Әлегә алар күп түгел: соңгы атнада сигез кеше грипп А вирусы йоктырган. Авыруларның гомуми структурасында аның өлеше 3 процентны тәшкил итә. Без беләбез — бу әле башы гына. Грипп очраклары артачак», – дип ассызыклады Любовь Авдонина.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Спикер сүзләренчә, гриппка каршы прививка ясату өчен әле вакыт бар. Вакцина ясатканнан соң организмда иммунитет формалашу өчен 14 көн кирәк. Шуңа күрә нәкъ хәзер прививка ясату — авырулар киң таралачак чор алдыннан организмны саклауның иң нәтиҗәле ысулы.

«Тагын бер мөһим моментка тукталып узыйк: Яңа ел бәйрәмнәренә баручы балалар грипп һәм башка инфекцияләргә каршы прививка ясаткан булырга тиеш. Декабрь ахырында Мәскәүдәге Кремль чыршысынa яки Татарстандагы Республика чыршысынa баласын җибәрергә җыенучы ата-аналар шуны истә тотса иде — мондый массакүләм чараларга бары тик вакцинацияләнгән балалар гына кертеләчәк», – дип ассызыклады Любовь Авдонина.

Балалар гриппка, кызамыкка һәм прививкалар календаре буенча каралган башка инфекцияләргә каршы прививка ясаткан булырга тиеш.

«Кызамыкка каршы прививка ясатмаган хатын баласын югалтырга мөмкин»

«Татарстанның сәламәтлек саклау системасы ОРВИ һәм грипп очраклары артуга тулысынча әзер. Табиблар кирәкле әзерлек узды, дарулар запасы җитәрлек. Республика медицина учреждениеләренә 2 023 950 доза грипп вакцинасын кайтардык. Хәзерге вакытта 1 миллионнан артык татарстанлы (бу халыкның 41,7 проценты – «Татар-информ» иск.) прививка ясаткан инде. Әле прививка ясатмаганнарны вакцинация узарга чакырабыз. Прививка ясату өчен язылу кирәк түгел, чиратлар да юк», – диде Дмитрий Лопушов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Хәзер республикада пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация дә бара. Бу инфекция отит, синусит һәм үпкә ялкынсынуына (пневмониягә) китерергә мөмкин. Әлеге чиргә бигрәк тә 5 яшькә кадәрге балалар һәм 60 яшьтән өлкән кешеләр дучар була.

«Республикада шулай ук кызылчага (краснуха) каршы өстәмә иммунизация кампаниясе бара. Прививка 25 яшькә кадәрге кызларга ясала – әгәр алар элек кызылча белән авырмаган һәм вакцина ясатмаган булсалар. Бу – бик мөһим. Әгәр прививкасы булмаган хатын-кыз йөклелек чорында кызылча йоктырса, 95 процент очракта балада тумыштан җитди кимчелекләр үсеш ала яки йөклелек өзелә», – дип аңлатты Дмитрий Лопушов.

Быел Татарстанда 68 кеше кызамык белән авырган – бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда дүрт тапкыр азрак. Белгечләр фикеренчә, мондый уңай нәтиҗә вакцинация ярдәмендә ирешелгән. Любовь Авдонина сүзләренчә, кызамыкка каршы прививка ясау планы да арттырып үтәлгән: план буенча 31 200 кеше вакцина алырга тиеш булса, нәтиҗәдә 32 235 кеше прививка ясаткан.

«Без кабат искәртәбез: грипп, кызамык, пневмококк һәм кызылчага каршы вакцинация үлем очракларын һәм авыруның катлаулануын булдырмый кала, ә вирус йоктырган очракта инфекцияне җиңел формада кичерергә мөмкинлек бирә», – дип йомгаклады Дмитрий Лопушов.

Роман Баданов«Татар-информ»

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/belgeclar-gripp-ham-orvi-turynda-alega-gripp-belan-avyrucylar-az-lakin-bu-basy-gyna-5913764

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев