Саба таңнары

Сабинский район

18+
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Юкә чәчәк ата, җыеп калырга ашыгыгыз

Юкә чәчәк ата... Авыл урамнары хуш искә тулды. Шул тәмле ис бүлеп чыгара торган чәчкәләрне җыйсаң да, файдасы күп икән!

 Аны әзерләү өчен агачның яфракларын түгел, ә чәчәкләрен генә кулланырга кирәк. Чәчәгендә антиоксидантлар, флавоноид, кумарин кебек организм өчен үтә файдалы матдәләр, витаминнар, минераллар бар икән

Юкә чәчкәсе чәен күңел төшенкелеген бетерү өчен кулланырга була. Ул тынычландыру, организмдагы стресс гормоннары микъдарын киметергә сәләтле икән. Матдәләр алышын яхшырта һәм хәтта депрессиягә каршы көрәшүгә ярдәм итә.

Шулай ук иммунитетны да ныгыта. Белгечләр аны мускуллар һәм буыннар авыртканда, шулай ук кан тамырлары, сулыш юллары ялкынсынганда эчәргә киңәш итә.

Юкә чәчкәсен авырган вакытта да кулланырга була. Эчемлек тирләтеп, тән температурасын көйли һәм тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә. Юкә чәчәкләрендәге сихәтле матдәләр сулыш юлларын тынычландыра, какырыкны чыгара, салкын тию, грипп ише чирләрне бетерә.

Юкә чәчкәсен, чиста, юлдан ерак урыннарда җыегыз, артык кайнар булмаган су белән пешереп эчегез.

Грипп вакытында, салкын тигәннән, бронхиттан, кан басымы югары булганда түбәндәге төнәтмә булыша: 
- 15 грамм кипкән чәчәккә 1 стакан кайнар су салалар. 20-30 минут төнәтеп, сөзеп, бал белән эчәләр.

Йокысызлыктан: 
- бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы юкә чәчәген чәй кебек пешереп эчегез.

Бөерләр ялкынсынганнан: 
- бер стакан кайнар суга берәр чәй кашыгы юкә чәчәге һәм җитен орлыгы салына. Көненә 3-4 тапкыр 0,5 стакан эчегез.

Пародонтоз, стоматиттан: 
- бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы юкә чәчәге салып төнәтегез һәм, 5 грамм сода салып, көненә 4-5 мәртәбә авыз куышлыгын шул катнашма белән чайкатыгыз.

Иммунитетны ныгыту, кандагы холестеринны киметү, организмнан кирәкмәгән тозларны чыгару өчен: 
термоска 2 чәй калагы юкә чәчәге, 1 чәй калагы кычыткан, бер-ике ботак сельдерей, 20 грамм имбир тамыры, 1 тырнак сарымсак (ансыз да ярый), 1 литр кайнар су салып, көн дәвамында эчегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев