Саба таңнары

Сабинский район

16+
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Сәламәтлегегез турында тиешенчә кайгыртасызмы?

2025 елның 15-21 декабрендә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлеккә җаваплы караш атнасы игълан итте.

 Инициатива сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, үз сәламәтлегеңне мониторинглауга һәм дару препаратларын җаваплы куллануга юнәлдерелгән.

 Сәламәтлеккә җаваплы мөнәсәбәт нәрсә дигән сүз? Ул, икенче төрле итеп әйткәндә,  сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Ягъни:
 -начар гадәтләрдән баш тарту,
 -сәламәт туклану,
- физик активлык,
 -эш һәм ял итүнең рациональ режимы,
 -позитив эмоциональ халәт.

Тәмәке тарту, наркомания һәм токсикомания, алкоголь куллану, артык күп ашау кебек зарарлы гадәтләрдән баш тарту-ЗОЖНЫҢ төп өлешләреннән берсе. Зарарлы гадәтләрдән баш тарту авыр булырга мөмкин, ләкин теләк булганда алардан котылу мөмкин.

Баланслы һәм төрле туклану организмны барлык кирәкле туклыклы матдәләр: аксымнар, майлар, углеводлар, витаминнар һәм минераллар белән тәэмин итә.

Физик активлык физик һәм рухи сәламәтлек өчен файдалы. Даими күнегүләр (йөгерү, велосипедта йөрү, йөзү, футбол яки волейбол уйнау һ.б.) кан әйләнешен һәм органнарның кислород белән туендыруын яхшыртып, холестерин дәрәҗәсен нормальләштереп, калорияләрне яндырып һәм метаболизмны яхшыртып, организмга уңай йогынты ясый.

Дөрес формалаштырылган көн тәртибе хезмәт һәм ял балансын контрольдә тотарга, артык йөкләнешләрдән качарга, физик һәм акыл активлыгы чорларын дөрес чиратлаштырырга мөмкинлек бирә.

Позитив эмоциональ халәт физик активлыкка һәм сәламәт туклануга мотивацияне арттыра.
Үзең турында кайгырту-ял итү һәм рәхәтлек китерә торган шөгыльләр өчен вакыт табу, бу уку, хобби яки табигатьтә йөрү булырга мөмкин.

Үз сәламәтлеген мониторинглау.
Хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә ачыклау максатында профилактик медицина тикшерүе яки диспансеризация үткәрелә.  

Балаларга аерым мөнәсәбәт-гомеренең беренче елыннан ук баланы педиатр һәм белгечләргә күрсәтү, календарь нигезендә профилактик прививкалар алу вакыты билгеләнде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, үз сәламәтлегебезгә җаваплы карау – безнең һәрберебезнең бурычы, һәм аны үтәү сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча тәкъдимнәрне үтәүне күздә тота.

Даруларны җаваплы куллану, медицина препаратларын дөрес саклау һәм куллану.

Табиблар киңәш итә: үз-үзеңне дәвалаудан баш тартырга; табиб билгеләгән препаратлар белән дәвалау схемаларын җентекләп үтәргә; вакцинацияләүгә җитди карарга; гигиена сакларга, яраларны шунда ук эшкәртергә.

Барлык дару препаратлары да куркынычсыз түгел. Хәтта уйламыйча витаминнар кабул итү дә сәламәтлек белән шактый җитди проблемаларга китерергә мөмкин.

Үз сәламәтлегеңә җаваплы караш тормыш сыйфатын яхшыртырга гына түгел, гомер озынлыгын арттырырга да ярдәм итәчәк.

Исән булыгыз! Үзегезне саклагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев