Саба таңнары

Сабинский район

18+
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Шәмәрдән яшьләре саф һавада аэробика белән шөгыльләнә

«Яшьлек» үзәге яшьләрне, «Төз бул!» дигән девиз астында аэробик күнегүләр ясарга җыйды.

  Әлеге күнегүләр белән даими һәм дөрес шөгыльләнү сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Лилия Свещева  мастер-класста, мускулларны җылыту һәм тартылу-сузылуга көйләнгән күнегүләр, аэробик күнегүләр  һәм йөгерү гәүдәнең өске өлешенә тәэсир итүе, гомуми чыдамлыкны арттыруы, йөрәк-кан тамырлары системасына һәм башка органнарга  файдасы булуы турында сөйләде. Бергәләп күнегүләр ясадылар.

Күнегүләр өчен кечкенә келәм һәм теләк кенә кирәк. Яшьләр киләчәктә кабат саф һавада  очрашып аэробик күнегүләр белән шөгыльләнергә дип сүз куештылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев