Саба таңнары

Сабинский район

16+
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Табиб-нарколог Илшат Мортазин: «Алкоголизм кешенең сәламәтлеген генә түгел, рухын да җимерә»

Бу язма – белгәннәр, әмма онытканнар өчен искәртү, ә белмәгәннәр өчен файдалы мәгълүмат.

 Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникуллар вакытында спиртлы эчемлекләр куллану нык артты. Мондый вакытта хәмерсез буламы соң? Әмма бәйрәм табыны артына утырганчы, алкогольнең организмга китергән зыяны турында җитди уйланырга кирәк.

Алкоголь гомер озынлыгын кыскарта, инвалидлыкка һәм вакытыннан алда үлемгә китерә. Бу – медицина тарафыннан расланган факт. Этанол психик халәткә тискәре йогынты ясый: даими кулланганда агрессия, борчылу, төшенкелек көчәя, депрессия үсә. Алкоголь баш мие өчен дә бик куркыныч – ул фикерләү процессларын акрынайта, хәтерне һәм игътибарны какшата, нейроннарны юк итә. Хәрәкәтләр координациясе бозыла, вәзгыятьне дөрес бәяләү һәм карар кабул итү сәләте кими.

Спиртлы эчемлекләр ашказаны-эчәк трактына, бавырга һәм ашказаны асты бизенә зур зыян китерә, гастрит, панкреатит һәм бавыр циррозы барлыкка килүенә сәбәпче була. Йөрәк-кан тамырлары системасы да нык зыян күрә: кан басымы күтәрелә, тромблар барлыкка килү, инфаркт куркынычы арта. Бөерләр дә җитди зарарлана.

Алкоголь баш миенә җитди зыян китерә һәм фикерләү процессларын акрынайта. Галимнәр мәгълүматларына караганда, хәтта бер стакан коры шәраб та баш мие эшчәнлеген 12–15 көнгә какшата. Спиртлы эчемлекләрне даими куллану очрагында зыянлы тәэсирнең вакыты да, көче дә берничә тапкыр арта.

Алкоголь җенси сәламәтлеккә дә тискәре йогынты ясый. Белгечләр фикеренчә, якынлык алдыннан спиртлы эчемлекләр куллану тыела, чөнки алкоголь ир-ат организмында физиологик процессларны тоткарлый, баш миенең җенси стимулларга җавап бирү сәләтен киметә.

Спиртлы эчемлекләр хатын-кызларның балага узу мөмкинлегенә тискәре  йогынты  ясый. Галимнәр үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, алкоголь куллану йөкле булу ихтималын якынча 20 процентка киметә.

Белгечләр алкогольгә бәй­лелекнең авыр һәм хроник авыру булуын искәртә. Этанол наркотик матдә булып санала, ул тиз бәйлелек тудыра. Алкоголь психозы, шул исәптән ак бизгәк, еш кына махмырлык халәтендә барлыкка килә һәм сәламәтлек, хәтта тормыш өчен дә зур куркыныч тудыра.

Аеруча үсмерләр өчен алкоголь бик куркыныч, чөнки организм формалашу чорында була һәм бәйлелек тизрәк бара. Даими рәвештә алкоголь куллану тышкы кыяфәткә дә йогынты ясый: тире тизрәк картая, тешләр бозыла, организмның гомуми хәле начарлана.

Алкоголь куллану – һәркемнең шәхси карары. Әмма белгечләр аны чикләү, ә, иң яхшысы,  бөтенләй баш тарту сәламәтлекне саклауның мөһим шарты булуын искәртә.

Илшат Мортазин,

район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев