Саба таңнары

Сабинский район

18+
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Табиб-невролог Фиргат Төхватуллин: «Инсультны булдырмау кешенең үзеннән тора»

Саулыгым-байлыгым

 Инсульт-баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, ул вакытта баш мие кислород җитмәүдән интегә һәм бу аяныч хәлгә- нерв күзәнәкләренең үлеменә китерә. Инсульт авыруының төп сәбәпләре дип тромбозны (кан тамырында кан укмашуы), гипертония авыруын, атеросклерозны саныйлар. Тромбоз барлыкка килү куркынычы шикәр диабетыннан, югары кан басымыннан интеккән, гәүдә авырлыгы артык зур булган, тәмәке тартучы кешеләрдә күбрәк очрый.  Инсульт янаучы группага аз хәрәкәтләнгән, кан басымы югары, каннарында холестерин күп булган, кан йөреше бозылган кешеләр керә.

 Инсультны булдырмас өчен, бу авыруга китерүче чирләрнең про­филактикасын уздырырга кирәк.

 Инсультны профилактикалау беренче чиратта артериаль басымны нормальләштерүне үз эченә ала - ул 140/90 мм.рт. тан ким булырга тиеш. Моның өчен медикаментоз булмаган чаралар – аш тозын куллануны чикләү, саф һавада көн саен тиз атлап йөрү (атнага кимендә 30 минут, 5 көн) артык тән авырлыгын бетерү кулланыла. Инсультны кисәтү өчен, дөрес тукланырга кирәк. Холестерин күп ризыкларда—казылык, майлы сырлар, ит, май, майлы эремчектә күп. Холестеринны киметү өчен ризыкны парда, терлек майларын аз кулланып әзерләргә кирәк. Ашаганда тозлы ризыкларны күп куллану да сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Тозның организмга керү күләмен киметү өчен, аны ашамлык әзерләгәндә суга салмыйча, кирәкле кадәрен ашаганда гына кулланырга киңәш ителә.  Тәмәке тарту һәм алкогольне чиктән тыш кулланудан баш тартырга кирәк. Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң беренче 10-20 минут эчендә кан басымы кими. Әмма күпмедер вакыттан соң кан тамырлары спазмы барлыкка килә, бу кан басымының кискен күтәрелүенә китерә. Нәтиҗәдә аневризм барлыкка килү куркынычы арта. Шуның белән бергә, алкоголь организмны сусызландыра, бу тромблар барлыкка килү куркынычын арттыра. Гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Алкоголь һәм тәмәке ярдәмендә стрессны киметергә кирәкми. Аны җиңәргә релаксация техникасы, медитация, якын кешеләр белән аралашу, яраткан хобби, саф һавада йөрү, туйганчы йоклау ярдәм итәчәк. Әгәр бу чаралар җитәрлек булмаса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Әлеге профилактика чараларын үтәү сезгә инсульт килеп чыгу куркынычын булдырмаска ярдәм итәчәк һәм шуның белән озак еллар дәвамында тормыш сыйфатының югары дәрәҗәсен тәэмин итәчәк. Исән булыгыз!

Язманы тулырак: район үзәк хастаханәсенең матбугат үзәге язмасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев