Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Түбән Утар авылы фельдшеры Гөлфия Гыйбадуллина: «Тәмәке белән бергә аны тартучы да яна»

27 майдан 2 июньгә кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тәмәкедән баш тарту атналыгы игълан ителде.

  Тәмәкенең кеше организмына никадәр зыянлы булуы хакында күпме генә сөйләнелсә дә,халык бу начар гадәттән аерыла алмый. Ел саен дөньяда 400 меңнән артык кеше тәмәке тарту нәтиҗәсендә фани дөнья белан хушлаша. Ир-атлар дөньякүләм тартучылар рәтенда тора. Аларга ияреп яшүсмерләр, хәтта хатын-кызлар да тәмәке көйрәтәләр. Авыл җирендә гүзәл затлар арасында бу яман гадәт аз күзәтелсә дә ,шәһәрләрдә адым саен кулына тәмәке тоткан хатыннарга тап буласың. Фильтрлы сигаретлар тартып, хатын-кызлар үзләренең организмына зыян килми дип уйлый. Бу дөрес тутел. Тәмәке хатын-кызлар организмына бик зур дәрәҗәдә тискәре йогынты ясый, чөнки тәмәке күп авыруларның башлангыч ноктасы,шул исәптән хатын-кыз авыруларының,бу исә ана булу мөмкинлегенә тәэсир итә. Тәмәке төтенендә 350 дән артык төрле компонентлар бар,алар арасында яман шеш авыруы китереп чыгарырга сәләтлеләре дә шактый. Тәмәке төтене организмга эләгеп, бронхларга җыела бара, шулай ук бөер,бавырга,нерв системасына, ашказаны, йөрәк-кан системасын зарарлый. Ул физик һәм психологик бәйлелек барлыкка китерә. Никотин яшь организмга бигрәк тә зарарлы, ул организмның үсешен тоткарлый, ныгып бетмәган нерв һәм кан тамырлары системасы тәмәкене кабул итәргә әзер түгел, бу исә акыл эшчәнлегенә дә зыян китерә. Моннан тыш тартучы кешенең тышкы кыяфәте да әллә ни матур тугел:сары бармак, тырнаклар, сап-сары тешләр,калын тавыш,куз төбендә җыерчыклар, шуларга өстәп авыздан килгән тәмсез ис! Тәмәке тартучылар узләрен генә тугел,ә тирә-яктагы кешеләрнең сәламәтлеген да куркыныч астына куялар. Тәмәке тартмаган кеше тәмәке тарткан, җилләтелмәгән бүлмәдә утырса, аның да организмына шактый күләмдә никотин агуы керә. Соңгы елларда тәмәке тарту белән беррәттән кальян тарту да бик популярлашып китте,бигрәк тә яшьләр арасында. Тик кальян купләр уйлаганча, зыянсыз нәрсә түгел.Тәмле исе, йомшак тәме белән ул яшьләрне кызыктыра һәм алар узләре дә сизмәстән бәйлелек капкынына эләгә. Кальянда тәмеке катнашмасы булмаса да, организм ис газына агулана. Кальян төтенендә авыр металл тозлары, хром,никельнең химик кушылмалары бар.Бу исә кальян йөрәк авырулары,үпкә рагы китереп чыгарырга мөмкин дигән сүз.Гигиена таләпләрен утәмәгәндә кальян туберкулез, гепатит,грипп тарату чыганагы да булып тора. 

  Дуслар!!!Болай да төш кебек кыска гомерне тәмәке, кальян, наркотиклар белән кыскарту кирәк микән? Сәламәт яшәу рәвеше алып барудан да рәхәт ни бар?Тәмекене ташларга беркайчан да соң түгел, бары тик узеңдә ихтыяр көче генә табарга кирәк! Үзебезгә һәм тирә- яныбыздагыларга  игътибарлы булыйк!

Гөлфия Гыйбадуллина,

Түбән Утар авылы фельдшеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев