Вакытында тикшеренү гомерне озайта
Ел саен май аеның өченче якшәмбесендә Бөтендөньяда СПИДтан вафат булганнарны искә алу көне үткәрелә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары нигезендә ел саен май аеның өченче якшәмбесендә Бөтендөньяда СПИДтан вафат булганнарны искә алу көне үткәрелә. Төп максаты — халыкка ВИЧ-инфекциянең йогу юллары һәм аны профилактикалау чаралары турында мәгълүмат җиткерү.
Татарстанда әлеге чиргә бәйле эпидемиологик вәзгыять тотрыклы булып кала һәм республика авыру таралу дәрәҗәсе уртача булган төбәкләр рәтенә керә. Территориядә 1987 елдан 2026 елның 5 маена кадәр барлыгы 31827 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта диспансер исәбендә 15896 кеше тора, шуларның 125е – балалар. Болар ачыкланган очраклар гына, ә күпме кеше әле тикшерелмәгән.
Элеккеге еллардагы кебек үк, инфекция җенси юл белән тарала. Ул барлык очракларның 91,7 процентын тәшкил итә (2025 елның шул ук чорында — 89,1%). Вирусның вена аша наркотиклар куллану нәтиҗәсендә йогу очраклары 7,8 процент тәшкил итә.
Саба районында 2026 елның 5 маена ВИЧ-инфекциянең 35 очрагы ачыкланган, шуларның 26сы исәптә тора. Шуның эчендә 2024 елда 2 авыру ачыкланган, ә 2025 һәм 2026 елларда яңа очраклар теркәлмәгән. Башлангыч чорда кеше үзендә бернинди дә билгеләр сизмәскә мөмкин, әмма шул ук вакытта ул якын кешеләренә инфекция йоктыра ала. СПИД стадиясе үсешенә юл куймас өчен, вакытында тикшеренү узарга һәм кирәк булган очракта вируска каршы терапия алырга кирәк.
Үзеңдә иммун җитешсезлеге вирусы бармы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен анализга кан бирү дә җитә. Аноним рәвештә тикшеренергә мөмкин. ВИЧны ачыклау өчен тест узарга канны Саба үзәк һәм Шәмәрдән участок хастаханәләре процедура кабинетларында бирергә, ФАП фельдшерларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Резеда Фәттахова,
район үзәк хастаханәсенең
табиб- эпидемиологы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев