Аргентина футбол җыелма командасы Казанга килде
Спорт яңалыклары

Аргентина футбол җыелма командасы Казанга килде

Лионель Месси җитәкчелегендәге аргентиналылар Татарстан башкаласында Дөнья чемпионатының 1/8 финалы матчында уйнаячак.

Аргентина футбол җыелма командасы Казанга килде. Бу хакта команданың Instagram рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

Аргентиналылар утырган самолёт бүген Казанга 16.30 сәгатьтә килеп җитте.

Татарстан башкаласында Месси командасы 29 июньдә Дөнья чемпионатының 1/8 финалы матчында Франция командасына каршы уйнаячак.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев