Илнур Зәкәрин Кипрда бер көнлек велоузышта җиңү яулады
Спорт яңалыклары

Илнур Зәкәрин Кипрда бер көнлек велоузышта җиңү яулады

Татарстан спортчысы тау велоузышында уңышка иреште.

Татарстан спортчысы Илнур Закарин Кипрда узган Cycling Challenge «0-2000» тау велоузышында җиңү яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Илнур 1 сәгать 35 минут һәм 7 секунд вакыт күрсәтте. Ярышларда Россия, Кипр, Болгария, Бөекбритания, Италия, Мексика, АКШ, Украина һәм Швециядән 150 узышчы катнашты.

Ярышларны карарга тамашачылар да килгән иде.

Фото: https://minsport.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев