Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Мәскәүдә "Рубин" һәм "Динамо" уены голсыз тигез исәп белән тәмамланды

Казан командасының гол кертергә бар мөмкинлеге булса да, каршы капкага бер туп та кертә алмадылар.

Казанның “Рубин” футбол клубы Мәскәүдә “Динамо”ны җиңә алмады - Россия чемпионатының 28нче туры матчы голсыз – 0:0 исәбе белән төгәлләнде. Кунаклар инициативаны үз кулларына алсалар да, Корбан Бердыев уенчылары тупны капкага кертә алмады.

Чемпионат ахырында рубинлылар да, динамолылар да артык күпкә дәгъва итә алмыйлар – ике команда да тунир таблицасының беренче бишлегеннән ерак. Ләкин, шулай да, турнирда командалар арасында сизелерек аерма бар: казанлылар чемпионатны уйнап бетерә ала, ә шул ук вакытта Дмитрий Хохлов уенчыларына Премьер-лигада үз урыннарын сакларга кирәк. Ахырга кадәр өч турда “Динамо” күчмә матчлар зонасыннан бары тик ике очко ераклыкта тора, шуңа күрә мәскәүлеләргә алдагы очрашуларда, ким дигәндә, җиңелмәскә кирәк.

Шуның белән тәмам – “зәңгәрле-аклылар” һәм “рубинлылар” очколарны бүлеште, ә “Динамо” үз трибуналарын соңгы матчта сөендерә алмады.

Футбол. РОССГОССТРАХ 2017/2018 сезонының Россия Чемпионаты. 28 нче тур.

«Динамо» (Мәскәү) — «Рубин» (Казан) — 0:0 (0:0)

Голлар: юк.

Сары карточкалар: Рауш (26′), Марков (56′) — Кузьмин (17′), Попов (35′), Подберезкин (58′)

«Динамо»: Шунин, Рауш, Хольмен, Рыков (Панченко, 61′), Шунич, Козлов, Соснин, Теттех, Черных (Темников, 59′), Ташаев, Луценко (Марков, 45′).

«Рубин»: Джанаев, Кудряшов, Гранат, Навас, Камболов, Кузьмин, Нобоа, Коновалов (Могилевец, 61′), Подберезкин (Жемалетдинов, 77′), Попов, Азмун.

Фото: rubin-kazan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев