Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Спорт яңалыклары

Нардалар буенча «Татарстан Республикасының җәйге Кубогы» балалар-яшүсмерләр турниры узды

Турнирга Татарстан Республикасының күп районнарыннан 83 катнашучы килде

2026 елның 13 июнендә Байлар Сабасы аграр көллиятендә спорт нардалары буенча «Татарстан Республикасының җәйге Кубогы» балалар-яшүсмерләр турниры узды.
   Турнирны ачуда  кереш сүз белән Саба районы Башкарма комитеты урынбасары Ирек  Гарипов чыгыш ясады. Ирек Рамазан улы Саба районының Россия нарда хәрәкәте үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте!

   Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның ярдәме һәм Рафаэль  Кәримуллинның энтузиазмы җитди адымнар белән районда һәм республикада гына түгел, ә илнең башка төбәкләренә дә зур темп бирә! , – дип сүзен дәвам итте Ирек Гарипов. 

Әлеге масштаблы турнирны оештыру тулысынча Саба районының матди-техник базасы хисабына үткәрелде, барлык өстәлләр дә уен инвентареның тулы комплекты (сәгатьләр, такталар, фишкалар, заралар, кубалар һәм бафл-бокслар) белән оештырылды.

Шулай ук әлеге турнир безнең уенга битараф булмаган иганәчеләр ярдәме белән оештырылды:
- Фәсәхиев Даниял Шакир улы;
- Мельников Влас Владимир улы;
- Ишкин Марат Әдһәм улы;
- Кәлимуллин Айрат Җафрович;
- Зәйнетдинов Шамил Габдрахман улы;
- Шакиров Фидаил Нурахмәт улы;
- Хөсәенов Икрам Каюм улы;
- Гыйльметдинов Руслан Фәрид улы.


 Балалар озын нардалар буенча турнирда ике яшь категориясендә катнаштылар: 2014 елда туган һәм өлкәнрәк, 2015 елда туган һәм кечерәк. Өлкән яшь категориясенә - 36, кече яшь категориясенә 47 яшь спортчы килгән!

   Турнир 12х4 м зурлыктагы медиа экранлы, анда барлык нәтиҗәләрне яктыртучы һәм ике стрим өстәле булган зур актлар залында узды!
Уздырылган 5 тур нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды:
Кече яшь категориясе
1 нче урын - Кәримуллина Сафия;
2 нче урын - Вахитов Бәхтияр;
3 нче урын - Әхмәтова Алинә.
Өлкән яшь категориясе
1 нче урын- Камалдинов Раяз;
2 нче урын- Камалдинов Айдар;
3 нче урын- Фазылов Илназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев