Өстәл теннисы буенча «Дуслык кубогы»
20 августта кунаклар “Урман әкияте” нән Чабаксарга юл тотачаклар, анда 21-24 августта А.Леонтьев истәлегенә турнир узачак.
"Саба-Арена" спорт мәктәбендә 18-19 август көннәрендә "Дуслык кубогы" исеме астында өстәл теннисы турниры узды. Турнирда Екатеринбургтан шәһәреннән һәм Байлар Сабасыннан спортчылар катнашты, алар 3-19 августта уртак укыту-тренировка чарасында шогыльләнде. Турнир ялгыз разрядта уйналды. Хатын-кызлар арасында призлы урыннар Екатеринбургчыларда булды. Өченче урынга Алинә Ильченко, икенче баскычка Анна Рылова күтәрелде. "Дуслык кубогы" ның иясе Надежда Ларионова булды.
Егетләр арасында Камил Вилданов (Саба) өченче урын яулады. Икенчедә - Максим Рябов (Екатеринбург) калды.. «Дуслык кубогы»ның хуҗасы - Сабадан Илсаф Латыйпов. Балаларны һәм тренерлар составын уңышлы катнашып, урын алулары белән котлыйбыз.
20 августта кунаклар “Урман әкияте” нән Чабаксарга юл тотачаклар, анда 21-24 августта А.Леонтьев истәлегенә турнир узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев