Саба таңнары

Сабинский район

16+
Спорт яңалыклары

Районыбыз спортчылары пауэрлифтинг, шашка, теннис, бочче төрләрендә сынатмый

Инвалидлар ункөнлегендә район спортчылары төрле чараларда актив катнаштылар.

Пауэрлифтинг, шашка-64, өстәл теннисы, бочче кебек  уеннар  зур  кызыксыну  уятты.  Шулай ук  яңа төр булган өстәл спорты  уеннары Кукмара, Нократ Аланы кунаклары  катнашында  узып, уенчылар истәлеккә бүләкләр  алып  китте.

 Әлеге көннәрдә Алабугада инвалидлар арасында  пауэрлифтинг буенча республика  чемпионаты  узды. Кагыйдәдә билгеләнгәнчә,   спортчылар  махсус  эскәмиягә  ятып, хөкемдар әйтүе буенча штанга  күтәрә. Рөстәм Заһидуллин (Лесхоз), Илшат Мирзахмәтов (Килдебәк), Рамил Владимиров (Шәмәрдән) үз категорияләрендә  иң  көчлеләр булып,  чемпион  исемен  яуладылар. Шулай ук  Илфат Тимергалиев (Саба) һәм Нияз Шаманов (Сабабаш) мактаулы  3нче  урыннарны  алдылар.

 Казанда  халыкара шашка буенча республика  чемпионаты  үткәрелде. Бер атна барган әлеге  ярышта  Сабадан Азат Әхмәтов  янә  уңышка  иреште. Классик шашкада  ул 3нче  призер  булды.

Рәшит Кәримов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев