«САБА АРЕНА»да балалар арасында өстәл теннисы буенча төркем беренчелеге узды
Спорт-сәламәтлек чыганагы
12 декабрь көнне, «САБА АРЕНА»да өстәл теннисы буенча төркем беренчелеге узды.Балаларның тренерларының әйтүенә карараганда, балалар бик яхшы техника һәм уен күрсәттеләр. Ярышлар атмосферасы барысын да, уен техникасын тагын да камилләштерергә һәм яңа җиңүләргә омтылырга рухландырды. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
1 урын-Иделия Сафина,Самира Әһлиуллина,Гадел Галиев,Булат Галимҗанов, Нурлан Әһлиуллин.
2 урын- Алиана Әхмәтҗанова,Камилә Әхмәтова,Илфар Тимергалиев,Илдан Зарипов, Ясминә Тимергалиева.
3 урын-Руфинә Тимергалиева,Аида Габдрахманова,Сәлим Исмәгыйлев,Ильяр Мусаверов ,Алия Рафикова, Илида Габдрахманова.
Яшь спортчыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев