Сабада өстәл теннисы буенча «Хәтер тасмасы» турниры узды
15 февральдә «Саба-Арена» спорт комплексында Татарстан ветераннарының өстәл теннисы буенча Ачык турниры үткәрелде
Турнирда спортчылар ике яшь категориясендә көч сынаштылар: 30-49, 50яшь һәм өлкәнрәкләр. Ярыш Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Алабуга, Кукмара, Саба районнарын берләштерде. Турнирга Башкортостан, Екатеринбург, Владимир һәм Киров өлкәләре ветераннары да килде. 18 ир-ат һәм 7 хатын-кыз ялгыз разрядта катнаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Категория (ир-атлар, 30-49 яшь) Эльвар Гайфетдинов (Алабуга) өченче урынга чыкты. Пьедесталның икенче баскычына Виталий Сакяев (Бөгелмә) күтәрелде. Андрей Макаров (Кырмыскалы Башкортостан) җиңүче булды.
Хатын-кызлар арасында өченче урынга - Саба районы вәкиле Энҗе Баһманова чыкты. Икенче баскычка Светлана Седелкина (Владимир өлкәсе) күтәрелде, Екатерина Ищенко (Саба) җиңүче дип танылды.
Ир-атлар 50+: өченче урын – Сергей Гордеев (Екатеринбург), Василий Матиос (Яр Чаллы) икенче булды. Яр Чаллы вәкиле Вадим Кемеж җиңүче дип танылды. Хатын-кызлар арасында пьедесталның икенче баскычына Зилә Идрисова күтәрелде. Ирина Миндрюкова (икесе дә Биектау) җиңүче булды.
Призерлар һәм Җиңүчеләр дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Соңыннан «Хәтер тасмасы» турнирында катнашучылар Сабадагы гуманитар ярдәм күрсәтү штабына 25000 сум акча тапшырдылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев