Сабада «ТурникМаn - 2024» ярышлары узды
Бәйгедә 66 спортчы катнашты.
Кичә Байлар Сабасында "ТурникМаn - 2024" ярышлары узды. Ярышлар икенче ел рәттән уздырыла. Төп оештыручылар - пауэрлифтинг буенча спорт мастеры, армспорт һәм бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат Азат Вәлиуллин һәм турнирның иганәчеләре.
Барлыгы 66 спортчы катнашты. Иң яшь катнашучыга 5 яшь, иң өлкәненә 59 яшь иде.
Йөк күтәреп иң югары күтәрелеш 62,5 кг теркәлгән. Аны Илсаф Мусин күтәргән. Максималь тартылу-42 тапкыр. Аны Олугбәк Вайисов башкарды.
Өлкәннәр арасында тартылуда
1 урын - Вайисов Олугбәк
2 урын-Булат Мәүлетов
3 урын-Таипов Нияз га бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев