Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл теннисы буенча узган Россия Кубогында райондашларыбыз да катнашты
4 -7 июль көннәрендә Саратовның Бадминтон үзәгендә паралимпиячеләрнең җәйге Уеннары комплекслы ярышлары кысаларында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Россия Кубогы узды.
Ярышларда Россиянең 27 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты.Турнир өстәл теннисы буенча ПОДАдан спортчыларның халыкара спорт-медицина классификациясе буенча шәхси һәм парлы разрядларда үткәрелде.
Нәтиҗә:
Галина Гороховатченко -2 урын(шәхси разряд)
Сафира Фәйзетдинова -3 урын (шәхси разряд)
Екатерина Ищенко / Сафира Фәйзетдинова 3 урын(парлы разряд)
Наталья Потапенко / Галина Гороховатченко 2 урын(парлы разряд)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев