Тольятти шәһәрендә балалар арасында фехтование буенча Россия беренчелеге узды
Спорт яңалыклары

Тольятти шәһәрендә балалар арасында фехтование буенча Россия беренчелеге узды

Бу ярышта райондашыбыз «Саба -Арена» мәктәбе спортчысы Амалия Фазлиева катнашты.

     7 июнь көнне Тольяттида 15 яшькә кадәрге балалар арасында фехтование буенча Россия беренчелеге узды.

    Турнирның ике йөз катнашучысы арасында "Саба-Арена" спорт  мәктәбеннән  Амалия Фазлиева  иң көчлеләр арасында көрәштә катнашу хокукын яулады.
Сигезлегә чыгу өчен көрәштә Амалия 9:12 исәбе белән җиңелде.  Шуңа да карамастан, райондашыбыз  үзенең 2012 елгы яшь категориясендә икенче урынга лаек булды.

    Бу җиңү Саба-Арена спорт мәктәбенең фехтование буенча һичшиксез уңышы. Киләчәктә дә җиңүләр телибез!


Нет комментариев