Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Светофор

“Иминлек каешы” тактыңмы?

Профилактика чарасы 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Республикада, шул исәптән районыбызда 28 майдан “Иминлек каешы” оператив-профилактик чарасы бара. Чараның төп максаты – юл хә­рәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешларын куллану юнәлешендә административ хо­кук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре ни­ге­зендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче һәм пассажирлар аны һәрчак эләктерергә бурычлы. Әмма таләп һәрвакытта да үтәлми. Әйтик,  агымдагы елның 3 аенда моның өчен 465  йөртүчегә беркетмә төзелгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хә­рә­­кәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, тран­спортта бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Район һәм авыл Сабантуйлары көннәрендә иминлек каешларын эләктермәүчеләргә аеруча игътибар артачак”, – диде ДАИның район бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкару­чы Илнур Насыйбуллин.

Профилактика  чарасы 10 июньгә  кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Татар информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев