Бүген яңгырлы һәм җылы булачак
Көн темасы

Бүген яңгырлы һәм җылы булачак

Бүген, 13 апрельдә, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, көн дәвамында аязучан болытлы һава торышы сакланачак.

Иртән һәм көндез көньяк-көнбатыштан җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитү ихтималы бар. Көндез бераз яңгыр яварга мөмкин.


Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 8-13 градус җылы булачак.



Бүген Казанда көндез 12 градуска кадәр җылыта. Яңгыр явачак.


14 апрельгә каршы төндә болытлы һава торышы булачак. Юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Температура 4 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын булачак.

Интертат.ру


Нет комментариев