Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бюджет кәрҗине тулы булыр

Сабада урнашкан 10нчы районара инспекциягә хәзер Мамадыш, Кукмара, Балтач, Балык Бистәсе, Теләче районнарында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә. Ә бу көннәрдә салым түләү мәсьәләсендә инспекциягә мөрәҗәгать итүчеләр шактый арткан: кемдер түләү кәгазе алмаган, кемдер "Шәхси кабинеты"ның серле санын оныткан. Ә салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.

Бүгенге көндәге салым оешмалары - яхшы оештырылган, югары технологияләр нигезендә эшләүче, техник яктан камилләшкән салым-җыемнар туплануын күзәтүчелек итүче органы.

-Һәркөнне 100гә кадәр кеше кабул итәбез. Болар физик һәм юридик затлар. Бүлек атнасына ике көн кичке сәгать 7гә кадәр көндезге ялга туктамыйча эшли. Инспекция хезмәт күрсәткән районнардагы участок­ларда да шундый хәл,- ди салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Вәсилә Халяпова.

Билгеле булганча, быел салым түләү сроклары үзгәрде. Моңарчы респуб­лика һәм җирле бюджетларны тулыландыруга 1 октябрьгә үк өлеш кертергә тиеш булсак, хәзер әлеге срок ике айга артка чигерелде. Шуңа күрә салым органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре быел алар өчен җитди һәм киеренке чорга - урак өстенә туры килде. Ничек кенә булмасын, 10нчы инспекция салым хезмәткәрләре көненә бурычларын үтәүдә мәгълүм уңышлар белән килә. Агымдагы елның 11 аенда Саба районы буенча алганда, федераль бюджетка - 503,4 миллион, респуб­лика бюджетына - 296 миллион 665 мең, җирле бюджетка 713 миллион 394 мең сум салымнар керүе тәэмин ителде. Ягъни план нигезендә җиткерелгән бюджет йөкләмәләре арттырып үтәлде. ТОРМнарда, ягъни хезмәт күрсәтелгән районнардагы территориаль эш урыннарында да күрсәткечләр на­чар түгел. Моңа ире­шүдә, әлбәттә, салым түләүчеләр белән үзара ышанычка, җаваплылыкка корылган мөнәсәбәтләр дә мөһим роль уйный. Инспекциянең хезмәте балл системасы буенча республика күләмендә уңай бәяләнә.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев