Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшләрегез – район өчен

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне яхшы юлларның кадере аеруча арткан фасылда билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Барлык казанышларыгыз - тармак ветераннарының, хезмәткәрләренең югары профессиональлеге нәтиҗәсе. Сезнең һәрберегезнең хезмәте бик мөһим, һәм безгә барыбызга бергәләп районны юллар төзү һәм эксплуатацияләү буенча яңа дәрәҗәгә чыгарырга кирәк! Юлларның торышыннан йөртүчеләрнең һәм пассажирларның гомерләре бәйле.
Бәйрәм көнендә юл төзелеше тармагының барлык хезмәткәрләренә һәм яраткан һөнәрләренә гомерләрен багышлаган ветераннарга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Эшләре юллар төзелеше белән бәйле барлык хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, хезмәтләрендә зур уңышлар, гаиләләренә иминлек, бәхет телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев