Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Канәфи“ чишмәсе [+фоторепортаж]

Югары Шытсу авылы чишмәләргә бик бай: Канәфи, Хәким, Калкаман, Чабынды, Зәкәрия... Аларның бишесе авыл эчендә, калган икесе читтәрәк.

Хәтта Чабынды чишмәсенең мул суы агып төшкән елгада буа ясап, су да коеналар иде элек. Әмма соңгы еллардагы корылык чишмәләрнең суын азайтты. Шулай да, табигать җанлы, игелекле иганәчеләр ярдәме белән чишмәләргә яңа сулыш өрелә. Быелгы җәйдә авылдашыбыз, 159нчы механикалаштырылган күчмә колонна оешмасы җитәкчесе Фәргать Нәбиуллин иганәчелегендә Югары Шытсуда Канәфи чишмәсе төзекләндерелде. Иң элек чишмәлек тирә-ягындагы карт агачлардан арындырылган, иске корылма сүтелеп, кызыл кирпечтән бик матур "өй" ясалган, керү-чыгу юллары төзекләндерелгән. Каршы якка куелган кечкенә күпер дә кизләү янына әллә кайдан чакырып тора.

-Авылга кайткан-киткәндә гел карап йөрдем дә, төзекләндерергә булдык, - ди Фәргать абый үзе.

Авыл халкы, җәйге каникул вакытында мәктәп укучылары да читтә калмаган.



Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев