Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кешеләргә яхшы булсынга [+фоторепортаж]

Октябрьнең өченче якшәмбесе - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Районыбыз да шушы тармак уңганнары башкарган эшләр белән горурлана ала. Яхшы юллардан йөрүчеләр моның өчен "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы коллективына рәхмәтле. Соңгы көннәрдә яңадан асфальтланган Тимершык - Саба юлы гына да ни тора. Сентябрь яңгырлы килде, шушы юл буеннан үткәндә ай ахырына таба гына участокның бер башыннан вак таш җәя башлаганнарын күреп, күңелгә, быел өлгертмиләр, ахры, дигән уй кергән иде. Кай арада эшләнгәндер - 2,83 километрлы араны асфальтлап та куйганнар. Аңарчы "ямаулары" күбәйгәнгә куелган тизлекне чикләү билгесенең (80км.сәг.) кирәге калмаган хәзер. Машинаның барганы да сизелми. Әлеге участок республика бюджетыннан финанс­ланып, 67 миллион сумлык эш башкарылган.
- Бу - районда иң күләмле объектларның берсе булды. Безнең филиал Саба, Кукмара районнарын үз эченә ала. Кукмара биләмәсендә әле асфальт юл белән тоташтырылмаган авыллар шактый. Сабада исә андый торак пунктлар калмады диярлек. Шуңа күрә федераль бюджет хисабына күбрәк объектлар Кукмарадан бирелгән иде. Әмма Саба районында да аз эшләнмәде. Юллар ремонтына яки яңадан эшләүгә 61,5 мең тонна асфальт чыгарылды. Әйтик, ни Түбән Шытсу ягыннан, ни Теләче - Мамадыш юлыннан яз-көз машинада керү проблемалы Елыш авылында яшәүчеләр иркен сулыш алды. Күбрәге 2015 елда эшләнсә дә, Мишә елгасы аша салынган зур күперне дә үз эченә алган, 6,8 километр юлга ике катлам асфальт түшәлгән объект комиссия кабул итүендә рәсми файдалануга быел тапшырыла. Гомумән, филиал өч төрле программаны гамәлгә ашырды. Муниципаль юл фонды программасы нигезендә Тимершык, Иске Мичән, Сатыш, Юлбат авылларында эшләнде. Моннан тыш 9 авылда 14 урамга комлы-гравийлы катнашмадан күчеш тибындагы төзү материалы түшәлде. Шулай ук ындыр табаклары, аркалы складлар асфальтланды. Гомумән, эш күләме былтыргы күрсәткечләрдән ким булмады. Сезон төгәлләнгәндә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәме­безгә уңай күрсәткечләр белән киләбез,- диде 9 айда башкарылган эшләр турында сөйләгән план-техник бүлек начальнигы Әлфия Абдуллина.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев