Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Татарстанда 80 процентка якын кеше тавыш биргән

Республикада тавыш бирүдә барлыгы 2,3 миллионнан артык кеше катнашкан.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашу күрсәткече Татарстанда 79,68 процентны тәшкил иткән. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика матбугат үзәгендә хәбәр итте.

«Без сезнең белән беренче тапкыр тавыш бирүнең бер көн түгел, бер атна дәвам итүе белән очраштык. Бу сайлау участокларында кеше күп җыелмасын өчен эшләнде. Гражданнарның сәламәтлеген коронавирус пандемиясеннән саклау, һичшиксез, үз төзәтмәләрен кертте», — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Россия һәм Татарстан халкының бу плебисцитка карата кызыксынуы бик югары булуын билгеләп үтте. Республикада 2,3 миллионнан артык кеше тавыш бирде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/02-07-2020/konstitutsiyag-t-z-tm-l-r-kert-chen-tatarstanda-80-protsentka-yakyn-keshe-tavysh-birg-n-5753828

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев