Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Милли гвардия составында [+фотолар]

Фотода: Илһам Мәҗитов (сулдан), Илнар Гайнетдинов, Дамир Сафиуллин

Саба ведомстводан тыш сак бүлеге коллективы быел һөнәри бәйрәмен эчке эшләр гаскәрләре нигезендә төзелгән Милли гвардия составында каршылый. Көч структураларында үзгәрешләр булып торса да, коллектив алдына куелган бурычлар элеккечә кала: объектларның ыша­нычлы саклануын тәэмин итү, милеккә каршы җинаятьләрне кисәтү, хокук бозуларны булдырмый калуга юнәлдерелгән профилактика алып бару. Сак бүлеге хезмәтенә ихтыяҗ елдан-ел арта бара. Быел гына да Саба һәм Теләче районнары буенча 30 объект заманча техник чаралар ярдәмендә сак­лауга алынды. Кичке сәгатьләрдә эшләүче шәх­­си кибетләргә көтел­мәгән һөҗүм ясалу очрагы була калганда, ашыгыч рәвештә полициягә хәбәр итү өчен тревога сигнал төймәләре эшли. Хезмәтебезнең төп нәти­җәсе шул: бүлек саклаган торган объектларга явыз ният белән үтеп ке­рергә омтылышның бул­ганы юк. Шуңа күрә дә хезмәтебездән файдаланучылар арту ягында.

Тулы язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз

Чулпан Вафина (пульт операторы)

Сәрия Йосыпова (баш бухгалтер) (сулдан), Гөлүсә Динмөхәммәтова (юрист-консульт), Илһамия Садыйкова ( хуҗалык мөдире), Чулпан Һадиева ( бухгалтер)



Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев