Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбыз аграрчылары Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

Делегация составына җитәкчеләрдән тыш, "Саба" җәмгыяте механизаторлары Миңнебай Мәүлин, Рөстәм Нуриев, "Мичән" филиалы сыер савучысы Илмира Низамиева, "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесе терлекчелек комплексы саву залы операторы Габделәхәт Фәрләхов, Йосыф-Алан һәм Явлаштау ферма мөдирләре Илгиз Гыймадиев белән Илнур Фәйзерахманов кертелгән иде. Быелгы эш күрсәткечләре югары булу аларга тантанада катнашу хокукы биргән. Әйтик, Илмира Низамиева 9 айда 95 баш сыердан 5464 центнер сөт савып алган. Күрсәткече былтыргының шушы чорына карата 23 процентка яхшырак. "Казанга барасымны ишеткәч, аптырап калдым,-ди Илмира.- 27 ел эшләп, зур тантанада беренче тапкыр катнашуым. Тырышабыз, хезмәтебезнең нәтиҗәсе булсынга йөрибез бит инде. Без гаиләбез белән авыл хуҗалыгында эшлибез. Казанга бармасам, иртәнге биштән эштә булырга тиешле кеше идем. Ферма компьютерлашса да һәм хезмәт хаклары артса да, сыер саварга барам дип торучы яшьләр юк хәзер авылда. Шунысы борчый.

Илгиз Гыймадиевның да фермасыннан кайтып кергәне сирәк. Инде эшли башлаганына 36 ел булып, 20 елга исәпләнгән торакларның икенче срогы үтеп бара. Шундый шартларда эшләп, фермада 9 айда 6832 центнер сөт савылган, 112 процент үсеш тәэмин ителгән. Сыерларның продуктлылыгы 317 килограммга арткан. Хәзер мөдирне авылда 400 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексының файдалануга тапшырылу алдында торуы куандыра. "Комплекс төзелү авыл кешеләрен канатландырды, киләчәккә ышаныч уятты",- ди Илгиз Гыймадиев.

Иртә яз башыннан кырга чыккан Миңнебай Мәү­лин да Президент белән очрашуга барасын көтмәгән. Чит ил техникасында 5137 гектар мәйданда эш башкарган механизатор үзенең хезмәте турында бик тыйнак кына сөйләде. "Сабан культуралары чәчтек, печән чаптык, ургычларда йөрдек. Хезмәтемне күрә белсәләр, күңелең була. Сәламәтлек булса, эшләргә дә эшләргә инде",- ди Миңнебай Мәүлин.

Чыннан да, авыл хез­мәтчәннәренә сәламәт­лекләреннән дә, тармакка игътибар кимүдән дә зарланырга язмасын иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та аграрийларны бәйрәм уңаеннан уздырылган тәбрикләү тантанасында: "Авыл кешесенең хезмәте бер дә җиңел түгел. Һава-климат шартлары һәм булган ресурсларны туплау безгә агросәнәгать комплексын һәм тулаем алганда республика авылларын алга таба да лаеклы үстерергә ярдәм итәр",- дигән ышаныч белдерде. Президент авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә рәх­мәт белдерде һәм авыр хез­мәтләрендә уңышлар теләде.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X