Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбыз хатын-кызларына

Кадерле хатын-кызлар! Мартның кояшлы, күңелләргә җылылык өстәүче, һәммәбез көтеп ала торган бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Бу көн гүзәл затларга карата соклану, олы хөрмәт, эчкерсез ярату белән сугарылган. Безнең сәләтле, тырыш, гүзәл хатын-кызларыбыз Саба төбәгенең төп байлыгы, горурлыгы, өмете. Эштәге һәм өйдәге кыенлыкларны һәрчак горур җиңеп,...

Кадерле хатын-кызлар! Мартның кояшлы, күңелләргә җылылык өстәүче, һәммәбез көтеп ала торган бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Бу көн гүзәл затларга карата соклану, олы хөрмәт, эчкерсез ярату белән сугарылган. Безнең сәләтле, тырыш, гүзәл хатын-кызларыбыз Саба төбәгенең төп байлыгы, горурлыгы, өмете. Эштәге һәм өйдәге кыенлыкларны һәрчак горур җиңеп, алга барасыз. Алмашка киләчәк буын - ул-кызлар үстерәсез, районның социаль-икътисадый үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәсез, һөнәри бәйгеләрдә, спортта җиңүләр яулыйсыз. Өлкәннәргә - сугыш чоры михнәтләрен үткән, илебезне торгызу өчен хезмәт куйган фидакарь хатын-кызларыбызга без зур хөрмәт белән карыйбыз, ул еллар авырлыгын нәфис җилкәләрендә күтәргән әби-апалар алдында башыбызны түбән иябез. Сезнең мәрхәмәтле йөрәгегез язмышның авыр хәлләренә дучар булганнарга, гаилә җылысыннан мәхрүмнәргә карата кызгану һәм шәфкатьлелек белән тулы. Мохтаҗларга күрсәтелгән ярдәм бәясез һәм соклануга лаек. Бу яз барыгыз өчен дә яхшы якка үзгәрешләрнең башлангычы булсын! Яраткан ир-атларыгыз өметләрегезне һәрчак акласын. Балаларыгыз көтелмәгән уңышлары белән шатландырсын. Гаиләләрегездә тынычлык, иминлек, муллык хөкем сөрсен. Барыгызга да гаилә бәхете, исәнлек-саулык, хыялларыгызның чынга ашуын телибез.

Саба муниципаль районы Советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев