Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбызда биш хуҗалык ашлама тупларга керешкән

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан яңа елга кадәр бер гектарга тәэсир итү көчендә 40 килограмм ашлама туплап кую бурычы куелган иде.

9 ноябрьдә әлеге хәлнең үтәлешен билгеләү максатыннан республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеорежимда конференция үткәрде. Министр урынбасары Илдус Габдрахманов ашлама туплау эше буенча анализ ясады. Президент йөкләмәсен үтәмәгән районнарның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыкларына конференция барышында министр каршында җавап тотарга да туры килде. "Район эчендә һәркемнең нәтиҗәле эшләве кадерле. Яңа елга кадәр ашлама туплап калырга тиешсез. Бу - минераль ашламаларны бәясе очсыз вакытта күбрәк туплап калган хуҗалыкларга стимул да булып тора. Язгы чәчү чоры җиткәндә бәяләр үсә, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.", - ди ул.

Хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнар җыел­ган видеоконференциядән соң район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин хуҗалыклардагы көндәлек мәсьәләләргә тукталды. "Быел көзге кыр эшләренең иртә тәмамлануы агротехник чараларны күбрәк кулланырга, киләсе ел өчен җирне ныклабрак әзерләргә мөмкинлек бирде", - дип билгеләп үтте идарә башлыгы. - Әмма, тиешле эшләрне вакытында һәм дөрес итеп эшләп бетермәү нәтиҗәсендә җитешсезлекләр килеп чыга. Җир дөрес итеп эшкәртелми икән, ашлама чүп үстерүгә генә китәчәк. Аерым хуҗалыкларның кечкенә басуларында быел да андый хәл күзәтелде. Киләсе елда да җитешсезлекләр кабатланмасын өчен һәр нәрсәне бүгеннән уйлап, планлаштырып эшләү бурыч итеп куелды.

Хәзердән үк минераль ашлама туплау хәстәрен күрү дә нәтиҗәлелеккә бер адым. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә нибары биш хуҗалык ашлама туплау хәстәренә керешкән. "Урта Саба" җәмгыяте бер гектарга тәэсир итү көчендә 36 килограмм, "Саба" җәмгыяте - 34, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе - 14, "Шытсу" җәмгыяте - 12, "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе 10 килограмм ашлама туплаган. Калган хуҗалыкларда әле бу бик аз күләмдә.

Зәмирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев