Көн темасы
                
                        Районыбызның үсеш  фаразлары билгеләнде
            
            
                Саба муниципаль районы Советының Рәис Миңнеханов рәислегендә үткән чираттагы утырышында районның   2017-2019  елларга  социаль-икътисадый үсеш фаразлары тикшерелде.
            
                        
            
            
                 Әлеге көн тәртибе буенча депутатлар, оешма, җирле  үзидарәләр  җитәкчеләре алдында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча  урынбасары Марат Ишниязов чыгыш ясады.  Докладтан күренгәнчә, 2017-2019 елларда районның икътисадый үсеше 103 һәм 105,5 процент дәрәҗәсендә фаразлана, 2019 елга планлаштырылган үсеш 2030 елга кадәрге чорда районның үсеш стратегиясе кысаларында билгеләнгән чаралар исәбенә уртача республика динамикасын узып  китә. Уртача сроклы перспективада икътисадый үсеш факторы булып сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармагы торачак. Фаразланган чорга сәнәгать  җитештерүе  үсеше 103 һәм 107 процент дәрәҗәсендә планлаштырыла. Моннан тыш район башлыгының  еллык  юлламасында  күрсәтелгән һәм үсеш Стратегиясе чаралары исемлегенә  кертелгән  күп кенә эре инвестиция проектларын гамәлгә  ашыру  планлаштырыла. 
 Болар - "Экопродукт" предприятиесендә  сөт эшкәртү циклын яңарту, Иштуган сәнәгать мәйданчыгында люпин   эшкәртү, "Саба-I" җитештерү мәйданчыгында  биопрепаратлар  (импортны  алыштыру) җитештерү  проектларын инвестицияләү һәм башкалар. Авыл хуҗалыгында үсеш темплары 106-107 процент дәрәҗәсендә фаразлана һәм уртача республика темпларын сизелерлек  узып китә. Моңа ашлык җыйнап  алуны, ит һәм хәзерге  көндә аеруча  ликвид продукция - сөт җитештерүне  арттыру нәтиҗәсендә  ирешелер дип   көтелә.
 
 
Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз
 
             
            Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
            Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                            
            
            
            
            
                            
    
    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :( 
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса
            
            
            
                            
    
                
            
            
                     
        
Нет комментариев