Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саба аграр көллияте егетләре WorldSkills чемпионатында: алтынчы урын җиңүгә тиң

Хәзер бездә яшьләрне эшче һөнәрләргә кызыксындыру көчәя бара. Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә эшче һөнәрләрнең WorldSkills стандартлары буенча республика чемпионаты үтте.

Анда 300дән артык яшь белгеч республиканың җыелма командасына керү өчен көрәште. Катнашучылар арасында Саба аграр көллиятенең IV курс студенты Фирдүс Гайнуллин да бар иде. Ул «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә чыгыш ясады. Техник-механик белгечлеге алучы Аккүл Бигәнәй авылы егете чемпионатта мәгълүм казанышка иреште.

Фирдүс үз компетенциясендә 6нчы урын алды һәм сертификат белән бүләкләнде. Аны чемпионатка укытучылары Илназ Әхмәтвәлиев, Ришат Мусин әзерләде. Аңарчы Фирдүс Гайнуллин узган елның декабрендә Сарман аграр көллиятендә WorldSkills чемпионатының зона этабында көч сынашты һәм уңышка ирешеп, тагын 9 шундый ук кандидат белән Казанда үткән чемпионатта катнашу хокукына ия булды.

-Көллият студентлары яшь һөнәрчеләр ярышларында берничә ел катнаша. 2015 елда Сарманда «Тракторчы-механизатор» компетенциясе буенча WorldSkills Russia региональ чемпионатының сайлап алу турында «Тракторны фигуралы йөртү» номинациясендә Галинур Ваесов җиңү яулаган иде. Быел көллият данын Фирдүс Гайнуллин яклады. Республика чемпионатында егетләрнең эше экспертлар тарафыннан биш этапта бәяләнде, өч көн дәвамында 5 модуль эшләнде. Катнашучылар башта "John Deere" тракторының клапанлы двигателендә җылылык аралыкларын тикшерделәр һәм көйләделәр, аннары "МТЗ-1221"дә Д-260 двигателендә туендыру һәм кабызу системасының һәм форсункалар эшчәнлеген тикшерделәр, тәртипкә китерделәр. ACROS 585 комбайнының ургычын көйләп, җитешсезлекләрен бетергәннән соң, егетләр ПО-(4+1)- 40 сөрү агрегатын комплектладылар. Соңгы эш «Pelikan» 1200 рулонлы пресс-җыйгычын комплектлау һәм көйләү булды. Фирдүснең эшен 75,55 баллда бәяләделәр,- дип ярышка ачыклык кертте Илназ Әхмәтвәлиев. Укытучысының әйтүенчә, Фирдүс кечкенәдән техникага гашыйк. Тумыштан бирелгән сәләте белән теманы җиңел үзләштерә, яңалыкны тиз тотып ала. Узган ел сукачылар ярышында да катнашкан, җәй көне "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесендә МТЗ-1221 тракторында практика узган, әйбәт эш күрсәткән.

- Минем өчен республика чемпионатында 6нчы урын җиңүгә тиң булды. Беренче-икенче урыннарны Казан дәүләт аграр университеты студентлары алды бит. Ягъни югары уку йортында белем алучылар белән бертигез көч сынаштык. Шуңа да беренче алтылыкка керүне югары дәрәҗәгә саныйм. Әлеге күрсәткеч көллияттә авыл хуҗалыгы машиналарын үзләштерү өчен барлык уңайлыклары булуы нәтиҗәсе. Кечкенәдән килгән кызыксыну да бар. Әтием алтынчы сыйныфта укыганда ук машина йөртергә өйрәтте, шуннан бирле руль артында. Тракторларда өч ел элек йөри башладым, двигательне тиз арада сүтеп-җыя алам, - дип серен ачты Фирдүс үзе.

Егет 2019 елда республикабыз башкаласында үтәчәк WorldSkills Championship халыкара чемпионатында катнашырга да хыяллана. Әмма моның өчен укуын дәвам итәргә туры киләчәк. Ничек кенә булмасын, Фирдүскә алдагы ярышларында да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев