Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабада “Бердәм Россия” кабул итә

Быел 21 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең районнардагы барлык җәмәгатьчелек белән эшләү бүлмәләрендә гражданнарны кабул итүләр үткәреләчәк. Саба районында халыкны шәхси кабул итүләрнең графигы түбәндәгечә:

Партиянең җирле бүлекчәсендә (Са-­ба, З.Йосыпов урамы, 24, 1 кат) 21 ноябрьдә - район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов (09. сәгатьтә), нотариус Наилә Йосыпова (10 сәгатьтә), җирле бүлекчәнең башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Зарипов (13.00 сәгатьтә); 22 ноябрьдә- район башлыгы Рәис Миңнеханов (09.00 сәгатьтә) суд приставы Лилия Гайнетдинова (10 сәгатьтә), МОП җитәкчесе Люзия Якупова (13 сәгатьтә); 23 ноябрьдә - прокурор Зефер Абитов (9 сәгатьтә), салым инспекциясе начальнигы Газинур Әбсәләмов (10 сәгатьтә), Фәрит Зарипов (13.00 сәгатьтә); 24 ноябрьдә - баш табиб Марат Йосыпов (9 сәгатьтә), социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин (10 сәгатьтә), Люзия Якупова (13 сәгатьтә), 25 ноябрьдә - Пенсия фонды идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Фәридә Якупова (9 сәгатьтә), социаль иминият фонды начальнигы Эльмира Тимерханова (10 сәгатьтә), Фәрит Зарипов (13.00 сәгатьтә); 28 ноябрьдә - ветераннар оешмасы рәисе Расих Сабиров (9 сәгатьтә), мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров (10 сәгатьтә), Люзия Якупова (13 сәгатьтә), 29 ноябрьдә Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибгатуллинның ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов (08.30 сәгатьтә), Дәүләт Советы депутатлары Геннадий Глушков (10 сәгатьтә), Тәлгать Абдуллин (13 сәгатьтә), 30 ноябрьдә - Саба МПП начальнигы Илнур Хәбибуллин (9 сәгатьтә), техник инвентарьлаштыру бюросы җитәкчесе Ренат Сөнгатуллин (10 сәгатьтә), Фәрит Зарипов (13.00 сәгатьтә); 1 декабрьдә - хезмәткә урнаштыру үзәге җитәкчесе Данис Габдерахманов (9 сәгатьтә), Люзия Якупова (10 сәгатьтә).

Шулай ук авыл җирлекләре башлык­лары да график нигезендә билгеләнгән көннәрдә (иртәнге 9 сәгатьләрдә) кешеләрне кабул итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев