Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабаның Иске Икшермә җирлегендә терлекләрнең котыру чирен ияртү сәбәпләре ачыкланды

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 октябрьдә Иске Икшермә территориясендә терлекләрнең котыру чире очрагы ачыклану уңаеннан карантин игълан итү турындагы указга кул куйган. Документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

Сабаның ветеренария берлеге җитәкчесе, районның баш табибы Айзат Шәйхуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына карантинның авылга котырган төлкеләр керү белән бәйле рәвештә игълан ителүен аңлатты.

"Төлке урам буйлап байтак кына йөргән һәм 4 кешенең кош-кортларын тоткан. Тагын бер кешенең эте белән сугышкан. Нәтиҗәдә, ул эт атылды. Мондый очраклар булганда, закон нигезендә, карантин игълан ителә", - диде ул. Котыру чире башка хайваннарга да иярмәсен өчен аларның барысына да вакцина кадалган. Кош-кортларга исә, әлеге авыру янамау сәбәпле, вакцина ясалмаган.

Районның баш ветеринары узган ел Сабада мондый 69, быел исә 4 очрак теркәлгән. "Алдагы еллар белән чагыштырганда, күрсәткечләр кими, билгеле. Әмма Саба районы котыру чире ачыклану буенча республикада беренче урында кала бирә", - диде ул әңгәмә барышында.

Кешегә котырган хайван ташланса, яки ул башка юллар белән зарарланса, шунда ук аңа вакцина ясау шарт. Әгәр дә инфекция кеше организмына эләгә икән, ул үләргә дә мөмкин. Котыру чире нәтиҗәсендә вафат булучының мәетен хәтта күмергә дә бирмиләр, яндыралар, дип аңлатма бирде Айзат Шәйдуллин. Аның сүзләренчә, эт тешләгән очракта, әлеге хайван күзәтү астына алына. Ун көн эчендә котыру чире билгеләре ачыклана икән, ул юк ителә. Әгәр ачыкланмаса, исән кала.

Карантин чорында әлеге авыл территориясендә йорт хайваннары белән сату итү һәм аларны алып чыгу тыела. Шулай ук әлеге чир күзәтелгән яки шикле булган кыргый хайваннарны аулау, итен куллану яки терлекләргә бирү тыела.

Моннан тыш, чирле хайван сөтен кулланырга, сатарга ярамый. Сәламәт сыерлардан алган сөтне пастеризацияләп кенә кулланырга ярый. Сәламәт хайваннарның тиресе һәм йонын карантин зонасыннан читкә дезинфекция үткәрмичә алып чыгарга ярамый.

Карантин котыру чиренең соңгы очрагы теркәлгәннән соң ике ай үткәнче дәвам итә. ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенә карантинлы территориядә чирне ликвидацияләү планын раслау йөкләнгән.

Указ имзаланган вакыттан көченә керә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев