Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тыныч башланган ел хәерлегә

Яңа елның беренче атнасы да узып бара. Күзәтүләрдән һәм сораштырулардан күренгәнчә, халык озын каникулларны күңелле генә үткәрә, ял итә, мәдәни чараларда катнаша.

Ә менә янгын сүндерүчеләр, җәмәгать тәртибе һәм халык сәламәтлеге сагында торучылар, кот­­ка­ручылар, ава­рия-диспетчерлык хез­мәтендәгеләр, ялга карамыйча, график нигезендә эшләрен дәвам итәләр. Сабалыларның бәйрәм көннәрен ничек үткәрүләрен әлеге махсус хезмәтләрдән дә белештек.

01 хезмәте. Иң мөһиме, әлбәттә, район­дашларыбызның Яңа елларның ут-күз афәте хәсрәтен күрмичә уздырулары. Саба янгын сүндерү частенда телефонны алган Фәргать Солтанов хәбәр иткәнчә, бәйрәм көннәрендә аларга хәвеф сигналы белән шалтыратучылар булмаган. Яңа елда кизүдә булучыларга бистәнең төрле почмакларыннан туктаусыз атылган фейерверкларны гына күзәтергә калган. Ә менә Шәмәрдәндәге эзләү-коткару отряды хезмәткәрләренә 1 гыйнварда Кукмарада килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте урынына барырга туры килгән. 1980 елгы җәяүлене автомобиль таптаган. Коткаручылар аның мәетен автомобиль астыннан алганнар.

02 хезмәте. Җәмәгать иминлеге сагында торучылар өчен дә Яңа еллар нигездә тыныч узган. РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегеннән безгә әнә шундый куанычлы мәгълүмат бирделәр. Са­балылар бәйрәмне беркемнең дә тынычлыгын бозмыйча үткәргән. Шулай ук Яңа ел алды көннәрендә рөхсәтсез чыршы кисү очраклары да теркәлмәгән. Бу сабалыларның табигать байлыкларына сак карашын дәлилли.

03 хезмәте. Бәйрәм көннәрендә (31 декабрь-4 гыйнвар) район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре 52 чакыру алган. Шуның бишесе тиешле медицина ярдәме күрсәтү өчен хастаханәгә китерелгән. Алар "Ашыгыч ярдәм" хезмәтенә кан басымнары күтәрелү һәм кисәк кенә йөрәкләре авырта башлау сәбәпле мөрәҗәгать иткән. Шулай ук берсе егылып сөяген сындырган. Моннан тыш "Ашыгыч ярдәм"гә берәү ялган чакыру биргән. Яңа еллар гомумән алганда, сәламәтлек сагында торучылар өчен чагыштырмача тыныч узган. Халык эчемлекләрне чама белеп кенә кулланган, әллә хәмердән бөтенләй баш тарткан: беркемне дә медицина чаралары белән махмырдан чыгарырга туры килмәгән.

04 хезмәте. Бүтәннәр бәйрәм иткәндә, "Сабагаз" идарәсендә ава­рия-диспетчерлык хез­мәтендә дә дежурлык итәргә калучыларны да онытмадык, шалтыратып хәлләрен белештек. "Барысы да тәртип, газ сүнде, газ исе килә, дип шалтыратулар булмады, Яңа ел тыныч узды",- дип җавап бирделәр безгә.

Яңа ел каникулларының калган көннәре дә хә­веф-хәтәрсез узсын иде. Шул теләктә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X