Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уфада Саба көмешчеләрен таныттылар [фоторепортаж]

Районыбызда инде шактый еллар эшләп килүче, Саба сәхнәсеннән тыш башка төбәкләрдә дә тамашачы мәхәббәтен яулаган үзешчән сәнгать коллективларыбыз бар. Шуларның берсе- "Сабагаз" идарәсе каршында оешкан "Мирас" фольклор ансамбленең уңышлары турында инде Рәсәй күләмендә дә беләләр дисәк, арттыру булмас.

Районыбызда оешма-предприятеләр арасында оештырылучы концерт-бәйгеләрдә мираслылар Саба тамашачысын ел саен яңа, кызыклы программа белән куандыра. Коллективның җитез, баскан җирдән "ут уйнатучы" ир-егетләренә, сыгылмалы хәрәкәтле биюче кызларына, зәвыклы сәхнә костюмнарына сокланмаслык түгел шул. Ансамбльнең исеменнән күренгәнчә, коллектив иң элек, үз чыгышларында халкыбызның гореф-гадәтләренә өстенлек бирә, биюләрендә гадәттә татар тормышын чагылдырган күренешләр тасфирлана. Шундый сәхнә әсәрләреннән- «Печән өсте» биюләре белән, мәсәлән, шактый фестивальләрдә катнашып, лауреат исеменә лаек булдылар. Һәм менә тагын бер яңалык- Саба тамашачысы әле юньләп күреп тә өлгермәгән яңа биюләре- атаклы Саба көмешчеләре турындагы музыкаль күренешләре белән Башкортостанның Уфа каласын яулап кайттылар мираслылар. Биредә "Газпром"ның 7нче тапкыр уздырылучы "Факел" фестивале Рәсәйнең төрле төбәгеннән иң оста коллективларын иҗади бәйгегә җыйган иде. "Уфаның матурлыгына сокландык.Кешеләрнең безгә - татарстанлыларга карата карашлары аеруча яхшы булды. Дөрес, бик әзерлекле коллективлар килгән иде. Аралашып сөйләшкәндә, кыргызлар, белорусслар безнең чыгышны бик ошатуларын әйттеләр",- дип искә алалар биючеләр. Җюрида чыгышларга Россиянең атаклы Пятницкий хоры җитәкчесе А.Пермякованың бәя бирүе дә әлеге фестивальнең ни дәрәҗәдә мәртәбәле булуын раслый торгандыр. Бу юлы да сынатмадылар мираслылар- 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.Һәм киләсе елда Сочида узачак фестивальгә юллама белән бүләкләнделәр. Атаклы көмешчеләр төбәген, Саба данын яктырткан артистларыбызга рәхмәт әйтеп, уңышларының дәвамлы булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев