Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урман утырту айлыгы

Татарстан урман хуҗалыгы башлангычы белән бу чара 2010 елдан тормышка ашырылып килә.

Саба урманчылары быел 1 октябрьдән игълан ителгән айлыкта урман фонды мәйданнарында барысы 100 гектарда агач утыртуны планлаштырган иде. Шуның 40 гектар мәйдандагысы Курса һәм Ленин урманчылыкларына туры килә. Барлык урманчылар да йөкләмәләрне арттырып үтәде. Әйтик, Арча районы билә­мәсендә урнашкан Курса урманчылыгы безнең район территориясендә 20 гектарда агач утырт­ты. "Урман фонды мәйданнарында нарат һәм чыршы утыртылды. Хәзер Арча районы территориясендә эшлибез",- диде Курса урманчылыгы лесничие Фәрит Гыйлаҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев