Саба таңнары

Сабинский район

18+
Үзәк яңалыклар

2025 елда 108 меңнән артык кеше балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация алган

Компенсация күләме 20дән 70 процентка кадәр һәм гаиләдәге балалар санына бәйле.

2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә «Гаилә» илкүләм проекты старт алды, аның максаты — балалы гаиләләренең тормыш сыйфатын күтәрү.

«Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында бала караган өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләү — илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган һәм Татарстан гаиләләре арасында аеруча популяр булган төп ярдәм чараларының берсе. Бу түләүне балалары мәктәпкәчә учреждениеләргә йөргән барлык ата-аналар да ала ала. Ул гаилә керемнәре күләменә яки гаиләнең социаль статусына бәйле түгел. Балалар бакчасына түләгән өчен компенсацияне баланың ата-анасы яки законлы опекуны ала ала. Бер гаиләдән ничә баланың бакчага йөрүе әһәмиятле түгел, аларның һәркайсы өчен компенсация каралган», — дип аңлата Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

Компенсация күләме 20дән 70 процентка кадәр һәм гаиләдәге балалар санына бәйле: 
— беренче балага — мәктәпкәчә белем бирүнең белем бирү программасын гамәлгә ашыручы дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында баланы караган өчен ата-ана түләвенең уртача күләменнән 20%;
— икенче балага — 50 % күләмендә;
— өченче һәм аннан соңгы балаларга — күрсәтелгән түләүнең 70% күләмендә.

Әлеге социаль ярдәм чарасын мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән килешү төзегән ата-ана рәсмиләштерә ала. Шул ук вакытта балалар бакчасы өчен кем түләгәне мөһим түгел. Әгәр гариза бирү вакытында түләү буенча бурыч булса, акча инде түләнгән суммага гына кайтачак.
2024 елда Татарстанда әлеге ярдәм чарасыннан 120,6 мең кеше файдаланган. 2025 елның гыйнварыннан июньгә кадәр компенсацияне 108,4 мең кеше алган. 

Моннан тыш, Татарстанда муниципалитетлар дәрәҗәсендә өстәмә компенсация билгеләнгән. Ул гаиләнең бер әгъзасына керем күләме 20 мең сумнан артмаган очракта билгеләнә.

Республика Рәисе Р. Н. Миңнеханов карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган, җан башына уртача кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә ата-ана түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация күләме 100 % ка кадәр арттырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев