Саба таңнары

Сабинский район

18+
Үзәк яңалыклар

Монополиягә каршы федераль хезмәт Татарстанда «Тариф» пилот проектын башлап җибәрә

Система торак-коммуналь хуҗалыгына тарифларны көйләүне цифрлы форматка күчерә, ведомстволар һәм компанияләр арасындагы хезмәттәшлекне гадиләштерәчәк.

Монополиягә каршы федераль хезмәт Татарстанда «Тариф» пилот проектын башлап җибәрә.

Татарстан тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифларны көйләү өлкәсендә цифрлы технологияләр бүлеге башлыгы Искәндәр Шакиров аңлатуынча, «Тариф» федераль дәүләт мәгълүмати системасы Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм Цифрлар истрлыгы тарафыннан эшләнгән. Ул энергетика, торак-коммуналь хезмәт, газ һәм су өчен тарифларны билгеләүне автоматлаштырачак.

"Бу тарифларны көйләүне үтәкүренмәле һәм нәтиҗәлерәк итрәгә мөмкинлек бирәчәк. Ул автоматик исәпләү, бердәм кабинет, электрон документлар әйләнеше һәм башка системалар белән бәйләнеш булдыру мөмкинлекләрен бирә. Система эшендә регуляторлар, табигый монополияләр, федераль салым хезмәте һәм Росреестр кебек ведомстволар катнашачак", — дип сөйләде ул. 

Пилот проекты 2025 елның июлендә башланып, 2026 елда тулысынча эшләп китәр дип көтелә. Система бушлай, ә интеграция чыгымнарын төбәкләр үзләре каплый. Нәтиҗәдә тарифларны көйләү ачыграк, тизрәк һәм нәтиҗәлерәк булачак.

Тулырак: https://shahrikazan. ru/news/kyskaca-ianalyklar/monopoliiaga-karsy-federal-xezmat-tatarstanda-tarif-pilot-proektyn-baslap-ibara

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев