Саба таңнары

Сабинский район

18+
Үзәк яңалыклар

Өлкән яшьтәге татарстанлылар «Кайгырту» сайты ярдәмендә күңелләренә хуш килгән хобби таба алалар

Әлеге интерактив карта ярдәмендә һәр пенсионер физик культура, спорт дәресләре, мәдәни-ял чаралары уздырыла торган, иҗади клублар һәм түгәрәкләр, волонтерлык берләшмәләре эшли торган, белем бирү программалары гамәлгә ашырыла торган оешмалар турындагы мәгълүмат белән таныша ала.

Татарстанда өлкән буын кешеләренең ялын уздыруга зур игътибар бирелә. Республика өлкәннәрне спорт һәм ял итү чараларына актив җәлеп итә, шулай ук мәдәни кыйммәтләргә дә тарта, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы.

Мәсәлән, «Кайгырту» сайтында «Алтын еллар — Золотые годы» бүлеге булдырылган, анда актив озын гомерлелек чараларын гамәлгә ашыручы оешмалар турында мәгълүматны чагылдыра торган интерактив карта урнаштырылган.

Әлеге интерактив карта ярдәмендә һәр пенсионер физик культура, спорт дәресләре, мәдәни-ял чаралары уздырыла торган, иҗади клублар һәм түгәрәкләр, волонтерлык берләшмәләре эшли торган, белем бирү программалары гамәлгә ашырыла торган оешмалар турындагы мәгълүмат белән таныша ала. Моннан тыш, сайтта дәресләр уздыру урыны һәм вакыты, аларга язылу тәртибе турында бөтен нечкәлекләрне белергә мөмкин.

Әби-бабайлар ДФК һәм хезмәт терапиясе буенча инструкторлар белән дәресләргә йөри, хор яки халык җыры ансамблендә катнаша ала. 

Искәртеп узабыз, «Гаилә» илкүләм проектының бер юнәлеше — өлкән буын гражданнарының тормыш активлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Актив озын гомерлелек» программасын гамәлгә ашыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев