СалаваTikлар җыр аша табигатьне сакларга чакыра
Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik«ларның яңа җырга видеолары дөнья күрде.
Бүген интернет киңлекләрендә "СалаваTik«ларның яңа җырга видеолары дөнья күрде. Дания Нәгыйм сүзләренә, Әлфия Һадиева көенә иҗат ителгән «Табигать кочагында» дип исемләнгән җыр «Салават күпере» журналының махсус саны өчен язылды.
"Балаларда әйләнә-тирә дөньяга, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен, журналыбызның август санын Кызыл китапка багышларга булдык. Бу санда нәни укучыларыбыз илебездә бик сирәк очрый торган һәм бетү чигенә җиткән үсемлекләр, хайваннар һәм кошлар белән танышыр, Хәлил исемле урманчы малае һәм аның дусты — Зирәк исемле ябалак турында әкият укыр. Сәрбиназ белән бергәләп кызыклы тәҗрибә ясар, мавыктыргыч уеннар уйнар. Редьярд Киплинг әкиятен укып, китның ни өчен вак балыкларны гына ашавын белер. Ә инде "Салаватик«лар башкаруындагы «Табигать кочагында» җыры әлеге теманы тагын да яхшырак үзләштерергә һәм истә калдырырга ярдәм итәр" — ди «Салават күпере» журналы баш мөхәррире Гөлнара Хәйдарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев