Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«СалаваTik»лардан Яңа елга – яңа җыр

«Кыш бабай» җырының видеосын балалар бүген үк интернеттан карый ала.

«Яңа ел балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә иң көтеп алган бәйрәме. Яңа ел безгә шатлык-куанычлар белән беррәттән, күп бүләкләр дә алып килә. Шуңа да, бәйрәмгә «СалаваTik»лар алдан әзерләнә башлады. «Кыш бабай» җырын тәрбиячеләр, музыка укытучылары балалар белән бергәләп өйрәнә алсыннар дип, ноябрь аенда ук, җырның видеосын әзерләдек. Нәни дусларыбызга бу җыр ошар дип ышанып калабыз. Чыннан да, бик җиңел  җыр, сүзләре дә тиз отып алына. Балалар бакчасында сабыйларыбыз җырласа, Кыш бабай да һичшиксез ошатыр»  – «Салават күпере»  һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Видеода төп герой – Кыш бабай ролендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры  актеры Илфак Хафизов, съемка вакытында бик тиз рольгә керде, үзе дә «СалаваTik»ларга кушылып күңел ачты, рәхәтләнеп биеде.

«Без кызларым белән «СалаваТik»ларны бик яратабыз. Көн саен кушылып җырлыйбыз, биибез. Cәнгать кешесе буларак, мине төшерү процессы кызыксындырды. Ә өченчедән шундый зур эштә (балаларга татар телендә кызыклы видео язма) катнаша алуым күңелемә рәхәтлек бирә.

Театрда эшли башлаган беренче елны ук чыршы тирәсендә Кыш бабайны уйнарга туры килде. Курыктым, оялдым. Әмма балаларның ышанычлы күзләре, могҗиза көтүләре мине илһамландырды. Быел инде менә 15 ел балалар бакчасында һәм театрыбызда Кыш бабай ролен башкарам. Елдан-ел ошый гына.

Салаватикларга кызыклы һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телим. Бигрәк тә СалаваТikларның артында торган командага. Илһам чыганаклары ташып торсын, без әти-әниләрне, балаларны сөендыреп тагын бик күп видео язмалар ясарга язсын!

2023нче ел шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен! Балаларыбыз сөендерсен! Яңадан-яңа үрләр яуларга язсын! Ил-көннәребез тыныч булсын. Исән-имин күрешергә насыйп итсен» - ди Кыш бабай Илфак Хафизов.

Яңа елга «СалаваTik»лар нәни тамашачыларына тагын бер бүләк әзерли. 16 декабрь 18.00 сәгатьтә Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта (Казан шәһәре, Спартаковский урамы, 2 йорт) «СалаваTik»лар татарча Яңа ел концерты куя.

«Безгә «СалаваTik»лар концертын сорап социаль челтәрләргә еш язалар. Мондый татарча чыршы бәйрәме уздыру тәҗрибәбез дә бар. Узган ел әкияти тамаша балаларга бик ошаган иде. Әти-әниләрдән дә, рәхмәт сүзләре алдык. Быел да, нәни дусларыбызны шатландырырга булдык. Узган елгы белән чагыштырганда, быелгы бәйрәм концертының төп яңалыгы – ике төркемнең дә чыгыш ясавы. Быел, белеүгезчә,  «СалаваTik»ларның икенче төркеме оешты. Алар быел беренче тапкыр сәхнәдә сынау узачаклар.  Шул исәптән  «Кыш бабай» җыры да бәйрәм концертында башкарылачак. Ә билетларны «Салават күпере» журналы редакциясеннән алырга мөмкин булачак» – ди оештыручылар.

Җырлы-биюле «СалаваTik» төркеменнән киләсе елда да яңа җырлар көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X