Саба таңнары

Сабинский район

18+
Үзәк яңалыклар

Татарстанда яшәүче 50 хатын-кыз «Ана даны — Материнская слава» медале белән бүләкләнгән

Биш бала тәрбияләгән аналарга бер мәртәбә 100 мең сум түләнә. Алты һәм аннан да күбрәк баласы булган медаль ияләренә бишенчедән соң һәр бала өчен бер мәртәбә бирелә торган түләү күләме 20 мең сумга арта.

2000 елдан Татарстан Республикасында «Ана даны — Материнская слава» медале булдырылды. Ул 5 һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм аларны лаеклы тәрбияләгән аналарга бирелә.

Биш бала тәрбияләгән аналарга бер мәртәбә 100 мең сум түләнә. Алты һәм аннан да күбрәк баласы булган медаль ияләренә бишенчедән соң һәр бала өчен бер мәртәбә бирелә торган түләү күләме 20 мең сумга арта. 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2000 елдан бирле 1,6 мең хатын-кыз бүләкләнгән. 2024 елда медальне 62 ана алды, 2025 елның гыйнвар—августында — 50 хатын-кыз.

Моннан тыш, 2022 елда 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче яки тәрбияләгән гаиләләр өчен «Ата-ана фидакарьлеге» медале булдырылды. Бүләкләү вакытында бер тапкыр бирелә торган түләү 200 мең сум тәшкил итә. 2022 елдан бүләкне 16 гаилә алды, 2024 елда — 2 гаилә, 2025 елда — 2 гаилә.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 1 гыйнварыннан «Ана даны — Материнская слава» медале белән бүләкләнгән аналарга, «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бүләкләнгән ата-аналарга (уллыкка алучыларга) бер мәртәбә бирелә торган түләү «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев