Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Аңлата алдыммы? (Юмореска)

Фәнни китапларны хәйран укыган Галим катлаулы күренешләрне дә җиңел генә аңлатып була дип саный.

Аңлата  алдыммы?

Юмореска

   Фәнни китапларны хәйран укыган Галим катлаулы күренешләрне дә җиңел генә  аңлатып була  дип  саный. “Аның нәрсәсе бар. Бер  кыенлыгын  да күрмим. Бер фәйләсүф әйтмешли,  азрак сүз белән аңлатырга мөмкин әйберне күбрәк сүз белән аңлатуның кирәге юк”,– ди  ул.  

   Бер  кичтә тыныч  кына телефонында  актарынып  утырган хатыны болай да озын борынын алга  сузды да, тәмләп иснәнә башлады. “Каяндыр сирень чәчәге исе  килә. Андый-мондый духи-мазар   сөртмәгәнсеңдер  бит?” – диде ул иреннән шикләнеп. “Миндә духиның духы да юк. Чын ирдән хәмер исе  килергә тиеш”, – дип җавап  кайтарды  Галим. “Алайса  каян   килә  соң?”– диде хатыны тынычланырга теләмичә.  “Моны бик гади аңлатырга була,– диде Галим.– Баш миендәге миндаль формасындагы җисем борын  күзәнәкләрендәге ис  сизү рецепторларын  ярсыткан исләрне код рәвешендә минталь хәтеренә  салып  бара.  Таламусның  структурасын тәшкил иткән  лимбик  системада тормышта булган бер-бер  вакыйга күз  алдына  килгәндә нерв үзәгендә гиппокампка  сигнал бирүче вегетатив, соматик реакция башлана. Әйтик, син яшь  чакта мин белмәгән егет белән сирень агачы астында басып  торган, хәтта үбешкән дә  булырга  мөмкин. Аңлата  алдыммы?”

 “Гипппо-по-по-потамың үзеңә булсын. Минем беркем  белән дә  сирень агачы янында басып торган  юк”,–диде хатыны  кызарынып.

   Әлбәттә, укымышлы сизгер ир битләрнең төсе үзгәрүен күрмичә кала  алмады. “Эритрофобия, ягъни оятка  көч  килү эмоциональ халәттә стресс гормоны адреналин бүленеп  чыгу белән бәйле киң таралган феномен.  Шул  ук  вакытта бу  психологик проекция дә, эмпатия дә булырга мөмкин. Аңлата  алдыммы?”– дип дәвам итте Галим.

  “Син – укып башың  тегеләйгә киткән тилемсә. Юләрлек профессоры”,– диде хатыны аңа мыскыллы караш ташлап. “Ә мин юк өчен  абьюзга да, газлайтингка да бармыйм, гештальтны ябам”,– диде Галим тыныч  кына. Ис темасына бәхәсле политинформация кухняда  кичке  аш исе чыкмавы белән тәмамланды.     

    Сораулар  бирү дигәндә балаларга  куш.  Уңайсыз хәлдә калдырырга  да  күп сорап тормыйлар. Ә җавап бирмәсең икән,  син – укымаган,  абруйсыз әти. Беркөнне эштән  кайтуына Галим каршына  җитеп  килгән   кызы   йөгереп чыкты. “Әти, әти, җырчылар,   мәхәббәт тә мәхәббәт, диләр. Нәрсә ул,  әйт әле”, – диде ул кулларын туктаусыз чәбәкләп.

    “Мәхәббәтме? Тәк-тәк,–диде Галим фикерен бер ноктага туплап. – Ул гади генә итеп  әйткәндә, гипоталамуста һәм гонадларда синтезланучы дофамин, серотонин, эндорфин һәм окситоцин гормоннарының   баш миендәге адренергетик  синапс медиаторларын стимуляцияләве  нәтиҗәсендә  вазопрессин статусының билгеле бер  чикләрне узуы  аркасында барлыкка килгән хис-тойгыларның амплитудалы  тирбәлеше. Шулай  ук нерв рецепторларында гамофион феромоннары концентрациясе активлашуыннан конвергенция процессы башлануы. Аңлата  алдыммы?”

     Әлеге  сүзләрдән  соң хәрәкәтсез катып  калган кызы бу  минутларда “әйе” дә, “юк” дип тә әйтерлек хәлдә түгел  иде.  “Әти, әле генә  син кем белән сөйләштең  ул?”– диде  ул, ниһаять, телгә килеп. “Кем белән  булсын, җеннәре белән. Өшкертергә  кирәк  аны”,– дип җавап бирде әнисе әтисе  урынына. Эш  аңа  ук барып  җитмәде. Галимчә гади итеп  әйткәндә, селектив мутизм (безнеңчә, бер атна сөйләшмәү була инде) белән  чикләнделәр.

   Беркөнне Галим кибеттән,  әйем лә, супермаркеттан   чыгып  килүче танышын очратты. “Менәтерә балык  алдым. Бәясенә  күз  сал әле. Диңгез балыгын җим  сибеп ашатасы да, су  сибәсе дә  юк, үзе үсә. Никләргә генә хакын арттыралар икән? Һич башым  җитми”,– ди. Еламый гына. “Нигә юкка аптырыйсың? – дип  көлде Галим.– Гади генә итеп әйткәндә, быелгы биоимпеданс анализ мерлузаның метаболитик коррелянты чагыштырмасында трофик индикатор һәм детерминация коэффициенты аның май катлавында антропометрик индексның нормадан югары булуын  демонстрацияли.  Нәтиҗәдә глицеринның катлаулы эфиры липидларының күбәюе шартларында диңгез суы белән тәңкәләр арасында кинетик  ышкылу көче нык  кимү балык промыслына тискәре  йогынты  ясый. Аңлата  алдыммы?”

  Күршесе башта аңа, аннары полиэтилендагы шома балыгына үтә сәерсенү белән текәлеп  карап торды  да, кулын  селтәп китеп барды. “Гади төшенчәләрне генә бирәм  югыйсә. Катлаулырак итеп  аңлатсам, моңа бөтенләй шок буласы иде”,– дип сөйләнеп калды аның артыннан  Галим.

   Ә сез анда диңгез продуктларына бәяне сәүдәгәрләр  күтәрә дип сөйләшеп утырган буласыз. Балыклар  шомара монда, балыклар. Тоттырмыйлар, шайтан  алгырылары.

  Фәнил Мәүлетов.

Чыганак. Татарстан яшьләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев