Саба таңнары

Сабинский район

16+
Язмалар

«Бәхетле кеше булырга теләсәң, хәтереңдә казынма...»

Күңел түренә беркетерлек уйлар

Яхшылык күңелдә яра калдырмый, шуңа аны оныталар һәм бәяләмиләр. 

 

Бары тик кешенең гамәлләре генә аның нинди шәхес булуы турында сөйли.

 

Иң көчле хис – өмет өзелү. Үпкәләү, көнләшү һәм хәтта күралмау да түгел.  Алардан соң җанда нәрсә дә булса кала, өметең өзелсә – бары бушлык кына.  

 

Бер кеше дә бу тормышка юкка гына килми.  Берәүләр бәхет китерсә, икенчеләре тәҗрибә һәм чыныккан характер китерә. 

 

Бәхетле кеше булырга теләсәң, хәтереңдә казынма.

 

Чит кеше шәмен сүндереп, үзеңеке нурлырак янар дип уйлама.

 

Үзебезнең кем икәнлегебезне беләбез, кем булырга мөмкин икән­легебезне белмибез. 

 

Кичерү авыр түгел, кабат ышану авыр.

 

Комсызлык белән бәхетнең очрашканнары юк. Алар бер-берсен белмиләр. 

 

Ялгышка меңәрләгән адымнар илтә, ә дөреслеккә юл бер генә.

 

Еллар узгач аңлыйсың: дус­ларның саны түгел, сыйфаты мөһим. 

 

Бәхетнең чагыштыру дәрә­җәсе юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев