Саба таңнары

Сабинский район

16+
Язмалар

Кояшның кадере баегач, кешенең кадере киткәч кенә беленә

Күңел түренә беркетерлек уйлар...

Начар кешеләрдән  никадәр ераграк йөрсәң, күңелеңә шулкадәр тынычрак һәм рәхәтрәк булыр.

 

Бер шәмнән мең шәмне кабызып була.  Бәхет белән дә шулай . Бүлешкәндә ул кимеми.

 

Кайвакыт күңел тынычлыгы табар өчен табигать белән очрашуга бару да җитә.

 

Бу тормышта иң мөһиме –үзеңне, үзеңнекен һәм үзеңнекеләрне табу.

 

Сәдака  тараткан кеше тәмугтан 70 елга ерагайтылыр.

 

Кая карама –дөреслек яратучылар.  Дөресен әйтәсең –яратучылар инде юк...

 

Шулай яшәргә кирәк: синең бу җирдә яшәвең башкаларга  шатлык китерсен!

 

Иң зур бәхет –әрнүләрсез үткән гомер.

 

Көчле холыклы  һәм зур ихтыярлы кеше генә тотнаклы була ала. 

 

Кояшның кадере баегач, кешенең кадере киткәч кенә беленә.

 

Кайчакта бер тамчы кыюлык кына җитми, ә бит ул бөтен тормышны үзгәртә ала. 

 

Ни генә булмасын, онытма: бу бары тик начар көн генә, начар тормыш түгел. 

 

Вакыт елгасы безнең йөрәкләребез аша ага. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев