Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Теш сызлауны дошманыңа да теләмә»

Шушы яшемә җитеп, Сабаның теш табибларына барганым юк иде. Бервакыт тешем шешеп китмәсенме! Бик яман хәл икән.

Бардым табибка, бик игътибар белән  карадылар. Тешне  ярып  алырга туры  киләчәге билгеле булгач, кан басымымны да  үлчәделәр. Югары икән, 220гә  менгән. Шуннан соң мине, сабый бала  кебек  култыклап,  терапевтка  алып киттеләр. Тиешле  дарулар биреп, кан басымын  яңадан  өч тапкыр  үлчәделәр. Бер сәгатьләп  вакыт узгандыр. Шуннан  соң гына, тешне  алганда  башым  әйләнеп  егылмаслык  хәлгә  килдем.  Чиратта торучылардан  сораштым: теш табибы  Резеда  Мансуровна,  шәфкать туташы Гөлгенә Шәвәлиева булып  чыкты.  Мине шулай кайгыртучанлык белән  кабул иткәннәре  өчен аларга олы ихтирамымны белдерәм. Сәламәтлек, эшләрендә  уңышлар телим.

Мәдинә Каюмова.

Сатыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев