Саба таңнары

Сабинский район

18+
Язмыш

Алда ни көтәсен беркем белми...

Язмыштан узмыш юк

  Терәлеп диярлек яшә­гән күршемнең ире бүтән хатын белән яши башлады. Иң гаҗәбе яңа хатын күпкә олы һәм төскә-биткә бер дә матур түгел. Сания күршем бик авыр кичерде бу хәлләрне. Ничә керсәм дә гел елаган вакытына туры килдем.
— Беләсеңме, — диде ул миңа әзрәк тынычлана төшкәч. — Мин бит әтисез үстем. Ул да әнине ташлап бүтән хатынга чыгып киткән. әбиемне дә ире аерып җибәргән. Ә аның әнисенең ире сугыштан кайтмаган. Ул да ялгыз гомер иткән. Безнең нәселдә ир белән торган хатын-кыз юк. Алар йә үләләр, йә аерылалар. 
Тынычландырдым Санияне: «Туктале, — мин әйтәм. — Яшь бит әле син. Үз парың табылмый калмас». 
 Күршем әкренләп ялгыз яшәргә өйрәнде. Кагасы-сугасы эшләрне минем ирем башкарды. Бе­рәр кая барасы булса, кы­зын безгә кертеп калдырды. Зәлия шулай ике фатир арасында йөреп, мәктәпне тәмамлады. Аннан фармацевт булырга теләп, шул юнәлеш буенча укырга керде. 
 Сания дә ялгыз булуына күнекте. Вакытын күбрәк эштә уздыра башлады. Аның тырышлыгын күреп, җитәкче итеп куйдылар. Шулай итеп акчага да аптырамый башлады.Үз-үзен карауны га­дәткә кертте Сания. Иртә яздан кара көзгәчә велосипедта йөрде, кышын чаңгыга басты. Йортыбыз Казансуга янәшә урнашканлыктан, моңа мөмкинлек бар иде. 
  Бервакыт эштән кайт­канда шаккаттым: Саниянең ишеге төбендә затлы гына киенгән бер ир басып тора. Икенче көнне, шимбә көн булганлыктан, эшкә барасы булмагач, күршемне телефоннан чылтыратып үземә дәштем. «Сөйлә, янәсе, кем бу ир-ат». 
Велосипедта йөрергә чыккач танышканнар икән Сания белән Рафаэль. Матур гына педальләрен әйләндергәндә, башы әйләнеп китеп, егылган күршем. Аягын авырттырган. Бәхетенә шушы ир торырга булышкан. Аннан үзенең велосипедының артына утыртып, өенә кайтарып куйган. «Оят та булды әзрәк, — дип сөйли күршем. — Икебез дә яшь түгел бит инде. ә мин велосипед артында утырып йөрим. Аягымны авырт­тырганым маңгаема язылмаган бит инде». Аннан егылган урында калган велосипедын китергән Рафаэль. Аптекадан дару алып кайтып, аягын бәйләргә булышкан Саниянең. Шулай итеп алар торып киттеләр. Рафаэльнең өч ел элек хатыны вафат булган икән. Шуннан бир­ле бер хатын-кызга да күтәрелеп карамаган. ә Санияне бер күрүдә ошаткан. Күршемнең кызы да, Рафаэльнең кызы да каршы килмәде аларның никахына. 
 Сания әйтә: «Рафаэль минем тормышымда кунак булып кына калмасын иде. Мин үземне төнге утка килгән күбә­ләктәй хис итәм. Менә-менә канатларымны көйдерермен сыман. Беренче никахым­да мин ирем нәрсә әйтсә шуны эшләдем. Ул кая әйтсә шунда бардым. Нин­ди кием кияргә кушса шуны кидем. Аның дусларын, туганнарын гына кунакка дәштек. ә Рафаэль миңа күп нәр­сәне үземә хәл итәргә куша. «Минем хатын көч­ле шәхес булырга тиеш», — ди. Мин әле генә аңладым, гаи­ләдә сине яратсыннар, ихтирам итсеннәр икән». Күпме гомер биргәндер Ходай аларга. әле озак яшәсенннәр иде. Сания Рафаэльдан шактый яшь.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев